2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Бокс. Ярыш нәтиҗәләре

10 июльдә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарында Бокс үзәгендә һәм Өстәл теннисы үзәгендә бокс буенча турнир төгәлләнде. 33 илдән килгән 168 спортчы 10 комплект медаль өчен үзара көч сынашты.

49 килограммга кадәрле үлчәү авырлыгында алтын медальгә Хәсәнбой Дусмәтов (Үзбәкстан) лаек булды, көмеш – Көньяк Кореядан Инк Кимда, бронза медальләр Ган-Эрденэ Ганхуягка (Монголия) һәм Ержан Жорматка (Казахстан) насыйп булды.

52 кг үлчәү авырлыгындагы спортчылар арасында Универсиада алтыны Монголиядән Енкхделгер Кхаркхка эләкте, көмеш – россияле Миша Алоянга, бронза – Жасурбек Латыйповка (Үзбәкстан) һәм Александр Рышканга бирелде.  

56 кг үлчәү авырлыгында Россиядән Сергей Водопьяновка тиңнәр табылмады, финалда ул Казахстан вәкиле Рөстәм Рөстәмовны бирелдерде. Бронза – Монголиядән Идеркх Енкаргалда һәм Хенрик Мокоянда (Армения).

Адлан Абдурәшидов (Россия) 60 кг үлчәү авырлыгында алтын медаль яулады. Үзбәкстаннан Фазлиддин Гаибназаровта – көмеш, бронза медаль Көньяк Корея боксчысы Санджим Леега һәм Отгондалай Доринямбуга (Монголия) эләкте.

64 кг үлчәү авырлыгында алтын медальне Рәҗәб Бутаев (Россия) яулады, көмеш – Артур Кираянда (Армения), молдаван Дмитрий Галогот һәм украиналы Денис Беринчик бронза медаль белән канәгатьләнделәр.

69 кг авырлык категориясендә Андрей Замковой (Россия) алтын медаль яулады, көмеш медаль – Хөршидбек Норматовта (Үзбәкстан), Уеннарның бронза медаленә Тувшинбад Бьяма (Монголия) һәм Онур Сипал (Төркия) лаек булды.

75 кг үлчәү авырлыгында алтын медальне Дмитрий Митрофанов (Украина) яулады, көмеш медаль Үзбәкстаннан Азизбек Абдугофуровта. Бронза медальләр – Шинедаяр Нармандакхка (Монголия) һәм Нурдәүләт Жармановка (Казахстан)  бирелде.

81 кг үлчәү авырлыгында  Александр Гвоздюк (Украина) җиңде, икенче урында – россияле Дмитрий Бивол, бронза медальләрне Үзбәкстаннан Элшод Рәсүлов һәм белорус Михаил Даухаливаетс алды.

Евгений Тищенко (Россия) 91 кг авырлык үлчәвендә алтын медаль иясе булды, Рөстәм Тулганов (Үзбәкстан) көмеш алды, бронза медальләр – Дулан Брегеонда (Франция) һәм Тадас Тамускиста (Литва).

91 килограммнан авыррак булган боксчылар арасында алтын медальне Магомед Омаров (Россия) яулап алды, Казахстаннан Жан Кособуцкий – көмеш, Мирзохиджон Абдулаев (Үзбәкстан) һәм Ян Судзиловский бронза медальләргә лаек булдылар.

Гомуми медаль зачетында топ-10 ил арасына Россия, Үзбәкстан, Монголия, Казахстан, Украина, Армения, Беларусь, Көнъяк Корея, Молдова, Литва, Франция һәм Төркия җыелмалары керде.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты