2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дзюдо. Ярыш көненә анонс

11 июльдә, дзюдо буенча Универсиада ярышларының соңгы көнендә ахыргы ике комлект медаль өчен көрәш барачак.

Дзюдочы еегетләр һәм кызлар командалар беренчелегендә иң көчлеләрне ачыклаячак. Әлеге бәйгедә Кыргызстан, Франция, Австрия, Россия, Кытай Тайбэе, Япония, Кытай һәм Бразилии кызлары катнашачак.

Егетләр арасында исә үз командаларын Франция, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Литва, Бөекбритания, Бразилия, Кытай Тайбэе, Үзбәкстан, АКШ, Молдова, Чехия, Финляндия, Россия һәм Япония илләре куячак.

Чирек финал очрашулары “Татнефть-Арена” спорт сараенда көндезге 10:00 сәгатьтә башлана.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты