Универсиадада 49 кг га кадәр үлчәмдә җиңү яулаган Хасанбой Дусматов "Р-Спорт" агентлыгына инде хәзер үк уй-фикерләренең 2016 елда Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннары белән бәйле икәнен белдерде.
Универсиада. 5 көн. Бокс
Үзбәк боксчысы чәршәмбе көнне Универсиаданың финал бәйгесендә кореяле Ким Ин Кюны 3-0 исәбе белән җиңде, дип хәбәр итә "Р-Спорт".
“Мин җиңәсемне алдан белә идем, — диде Дусматов. — Без җыеннарда булып, бик озак әзерләндек, алардан соң үз-үземә ышаныч үзеннән-үзе барлыкка килде. Хәзер минем уйларым Олимпиада турында, аңа күптән әзерләнәм һәм мине Рио-де-Жанейрога алып киләчәк бөтен турнирларда да җиңәргә өметләнәм”.