2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Боксчы Омаров финалны Универсиаданың иң авыр көрәше булды дип саный

Казахстан боксчысына каршы финал очрашуын Универсиадада иң авыр көрәш булды, дип белдерде турнирның җитәкчесе, Россиянең супер авыр үлчәдәге боксчысы Магомед Омаров (91 килограммнан югарырак авырлык категориясе) журналистларга.

Big_223108120130710-15592-1du8yr5

Универсиада. Бокс: 6 нчы көн © РИА Новости. Виталий Белоусов

Европа-2011 чемпионы, Олимпиада-2012дә катнашкан Омаров хәлиткеч очрашуда Казахстан спортчысы Жан Кособуцийны җиңде. “Казанда минем өчен иң авыр көрәш финал очрашуы булды, – диде Омаров “Р-Спорт”ка. – Көндәшем иң җитдиләрдән һәм ул әйбәт боксчы. Минем аның белән элек очрашканым юк иде, әмма мин аның кичәге чирекфинал көрәшенең соңгы ике раундын күрдем.  Бу бүген һәрвакыт алга таба ыргылучы, җитез боксчы иде”.

Турнир җиңүчесе билгеләп үткәнчә, ул әлеге хәлиткеч очрашудагы  хәрәкәтләреннән “яртылаш кына канәгать”  икән. “Минем нәрсәдер килеп чыкты, нидер юк, – дип дәвам итте сүзен Омаров. – Профессииональ бокска күчәргә җыенмыйммы? Вакыт күрсәтер, әмма моның өчен башта һәвәскәрләр боксында җитди җиңүләргә ирешергә кирәк”.

«Р-Спорт», 26 июль 2013 ел