2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Украина боксеры Беренчик, мин Универсиадага әзер түгел идем, дип белдерде.

Украина боксеры Денис Беренчик, Универсиадага әзер булып җитмәгәнгә күрә, өченче урын һәм бронза медаль белән канәгатьләнергә мәҗбүр булуы турында әйтте.

Big_222840420130710-24098-1c383c0

Ярымфиналда Беренчик 64 килограммга кадәр булган авырлыкта Россия җыелма командасы спортчысы Рәҗәп Бутаевка җиңелде. Нәтиҗәдә, Бутаев ярышта җиңү яулады, дип хәбәр итә “Р-Спорт” агентлыгы.

“Мин медальгә өмет итмәдем, шуңа күрә ни откан булсам, шуңа риза. Ярымфиналда мин җиңмәдем дә, җиңелмәдем дә. Дөресен генә әйткәндә, ярышларга физик яктан әзер булып җитмәгән идем. Бөтендөнья бокс ярышларында катнашканга күрә, вакытым җитеп бетмәгәндер, күрәсең”, - диде Беренчик. Лондондагы Олимпия Уеннарында һәм бокс буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль белән бүләкләнгәннән соң, бронза алуы күңелсез булгандыр, әлбәттә. Бутаевны исә Д.Беренчик талантлы дип бәяләде. “Талант ул – үз-үзеңне аямыйча күнегүләр ясау, күп эшләү, ә аннан нәрсә буласын  белеп булмый”, - дип өстәп куйды спортчы.

Беренчикның сүзләреннән аңлашылганча, аның Рио-де Жанейрода узачак Олимпия Уеннарына да барырга нияте бар. "Әмма аңа кадәр  дөнья чемпионатында көч сынашасым бар әле. Ул исә бик авыр булырга ошаган”, - дип белдерде боксчы.

«Р-Спорт», 7 июль 2013 ел