2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Боксчы Абдерәшитов Универсиадада алган бүләгенә бик шатланган һәм аңа зур әһәмият бирә

Ярышларда 60 килограммга кадәр булган авырлыкта көч сынашып алтын медальгә ия булган Россия җыелма командасы боксчысы Адлан Абдерәшитов сүзләренә караганда, бу бүләк - спорт карьерасының иң зур казанышы.

Big_223000520130710-24098-77fkek

Универсиада. 5нче көн. Бокс

Финалда Абдерәшитов Үзбәкстаннан Фәзлетдин Габнәзәровны җиңде. Казанда бокс ярышларында барлыгы 10 комплект медаль уйнатылды.

“Мин мондый югары дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнаша, шуңа күрә һәр раунд авыр бирелде. Бигрәк тә психологик яктан авыр булды”, - диде Абдерәшитов “Р-Спорт” агентлыгы хәбәрчесенә. “Финалдагы көндәшем белән тагын бер кат очрашсам, мин тагын да көчлерәк булыр идем, мөгаен. Әйе, Казан Универсиадасында алган бүләгем – бүгенге көндә спорт карьерасында иң зур казанышым.  Гомумән алганда, Универсиада быел дөнья чемпионатыннан соң икенче зур ярыш булды”, - диде ул.

Инде хәзер Әбдерәшитов октябрьдә Алма-Ата шәһәрендә үтәчәк дөнья чемпионатына эләгергә ниятләп тора. “Россия җыелма командасы составында турнирда катнашырмын дип өметләнәм. Казанда тренерларымның өметләрен аклаганмындыр шәт. Дөнья беренчелегендә көчемне, осталыгымны күрсәтергә мөмкинлек бирәчәкләренә ышанам”, - диде спортчы.

 

«Р-Спорт», 7 июль 2013 ел