2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Тарасов: "Универсиадада көрәш ярышларын оештыру дәрәҗәсе Европа чемпионатыннан яхшырак"

Тарасов 70 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә өченче урын алуга иреште.

Big_222473420130709-27223-g8bsd8

Универсиада. Билбау көрәше.© «РИА Новости»

Универсиадада билбау көрәше (классик стиль) буенча ярышларны уздыру масштабы Европа чемпионатындагы спорт көрәше буенча ярышлар уздыру дәрәҗәсеннән югарырак, дип белдерде "Р-Спорт" агентлыгына Бөтендөнья студентлар Уеннарында бронза медаль яулаган Украина вәкиле Константин Тарасов. Тарасов 70 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә өченче урын алды. Алтын медальне россияле Илдар Гыйниятуллин, көмешне исә төркмән Агамурат Оразсахедов яулады.

“Мин монда эләгүемә канәгатьмен. Бу бик дәрәҗәле ярышлар. Минем Европа чемпионатларында булганым бар, тик анда оештыру калышарак төшә”, — дип үз фикерен белдерде Тарасов. “Украинада көрәшкә сайлап алыну бик авыр булды”, - диде нигездә грек-рим төре белән шөгыльләнүче көрәшче. “Гел югарыдарак буласы килсә дә,  мин пьедесталга кадәр килеп җитүем белән дә бик канәгать”. Бу үлчәмдә икенче бронза медальне алган Молдавия вәкиле Михаил Косничан “Россия егетләренең бик җитди көндәш булуын, аларга каршы яхшырак әзерләнергә кирәклеген” өстәп куйды. Судьяларның “уен хуҗаларына аз-маз ярдәм итүен” сиздереп: “Шулай да мин медаль алуыма канәгать”, - дип билгеләп китте ул. “Россия үз өендә бит, булышырга кирәк тә”, - дип йомгак ясады Молдавия спортчысы.

Универсиаданың көрәш буенча ярышлары Казанда сишәмбе көнне узды.

 

 

«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел