2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Осканов Әхмәтшинга җиңелде

Чыгышы белән ингуш милләтеннән булган Казахстан спортчысы хәлиткеч көрәштә Россия вәкиле Ренат Әхмәтшинга бирелде.

Big_222603720130709-11325-h5wfas

Универсиада. Билбау көрәше.© «РИА Новости»

Билбау көрәше (классик стиль) буенча 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә көмеш медаль яулаган Эскархан Осканов (Казахстан) "Р-Спорт" агентлыгына Универсиада финалында көндәшеннән берни белән дә калышмавын әйтте. Бу авырлыкта бронза медальләргә Кыргызстаннан Кадыйр Көлсинбәков һәм Молдавиядан Анатолий Молдован лаек булды. “Минем җитешсезлекләрем бар иде, - диде Осканов. – Россия спортчылары гадәттә бер адым ясый, ә минем контрһөҗүмем килеп чыкмады. Көндәшем шул техник детальгә генә көчлерәк булды”, - дип өстәде инде дүрт ел ирекле көрәш белән билбау көрәшен берләштереп алып баручы спортчы.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел