2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Оразсахедов әйтүенчә, Гыйниятуллин Универсиада Уеннарында көчлерәк булып чыкты

Универсиада Уеннарында билбау көрәше буенча (классик стиаль) көмеш медаль иясе Төркмәнстан спортчысы Агамурат Оразсахедов финал барышында Россия спортчысы Илдар Гыйниятуллинны җиңү мөмкинлеге бик аз булганын әйтте.

Big_222580020130709-19025-14cv7qu

Универсиада. Билбау көрәше: 3нче көн. © РИА Новости

Көрәш 70 килограммга кадәрге авырлык категориясендә булды. “Казан егете миннән көчлерәк, – диде Оразсахедов. – Аларның бит монда (Татарстанда) көрәш – милли спорт төре. Безнең дә үз көрәшебез бар – "гореш", кагыйдәләр генә бераз аерыла, мәсәлән, аяк чалу алымын кулланырга мөмкин; шулай да бөтен кагыйдәләрне белеп бетереп булмый”. “Без барысыннан да бик канәгать, спортчыларыбыз Универсиада Уеннарында уңышлы чыгыш ясады”, – диде Оразсахедов “Р-Спорт" агентлыгына.

«Р-Спорт», 21 июль 2013 ел