2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Теннис. Ярышлар көне анонсы

10 июльдә, Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары вакытында, теннис турнирының чираттагы сайлап алу матчлары узачак.

Чәршәмбе көнне, Теннис академиясендә,  ялгыз чыгыш ясау категориясендә ир-атлар һәм хатын-кызларның  матчы узачак. Уеннар көндәлегендә Россия спортчылары булуын да билгеләп үтәргә кирәк.

Хатын-кызлар турнирының өченче  әйләнешендә Екатерина Яшина, Гонконг вәкиле У Хо Чинг, ә Маргарита Гаспарян исә Аргентинадан  килгән  Бетина Андреа Хосами белән очраша.

 Ир-егетләр турнирында, Константин Кравчук канадалы  Кристиана Тинга Ли-Дейгла белән матч уздыра.  Виктор Балуданың көндәше исә  Суринамадан килгән  Янник Гоэде булачак.

Парлы разрядта  Анастасия Павлюченкова  һәм Елена Веснина  Словения  дуэты  Маса Грган/Патрисиа Воллмайер белән уйнар дип көтелә.

Бөтендөнья студентлар Уеннарында теннис буенча спорт ярышлары 8 июльдән 16 кадәр үткәрелә. Катнашучылар арасында 7 медальләр комплекты уйнатылачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты