2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Теннис. Ярыш көне нәтиҗәләре

9 июль көнне Казанда үткәрелүче XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында теннис турнирының сайлап алу матчлары узды.

Россия теннисчыларының нәтиҗәләре аерым игътибарга лаек. Турнирда 11 нче сан астында чыгыш ясаган Екатерина Яшина, мексикалы Марион Гульяна Ольмос Дикны җиңеп, өченче раундка чыкты. Яңгыр аркасында озакка туктатылган уен россиялеләр файдасына 4:6, 6:4, 6:4 исәбе белән тәмамланды.

8 нче санлы Маргарита Гаспарянга Шри-Ланкадан килгән Энн Курукуласурие Киртсинхе белән уен җиңел бирелде (6:0, 6:0).

Башка матчта дүртенче санлы Виктор Балуда кытайлы Чэнь Саны 6:1, 6:2 исәбе белән җиңде һәм турнирның өченче раундына чыкты.

Бөтендөнья студентлар Уеннарының теннис турниры Казанда 8-16 июль көннәрендә Казан теннис академиясе кортларында үткәрелә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты