2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Билбау көрәше тәмам

9 нчы июльдә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың билбау көрәше тәмамланды. Ярышлар “Ак барс” көрәш сараенда узды.

Анда 20 илдән 130 көрәшче катнашты. 8 нче июльдә биш медаль комплекты өчен хатын-кызлар көч сынашты.

Big_222451120130709-3831-qgwdt9

© «РИА Новости»

58 кг.га кадәрле үлчәүдә россияле Серафима Сафонова, япон кызы  Кацуки Сакагамины җиңеп,  алтын медаль яулады. Бронза Бурул Алыкулова (Кыргызстан) һәм Рушана Нузжавовада (Төркмәнстан). 52 кг.га кадәр үлчәү категориясендә финалда  әзербайҗан кызы Ульвия Кәримованы җиңгән Гөлбадам Бабаморатова (Төркмәнстан) алтын медаль иясе булды. Ә бронза ияләре – Үзбәкстаннан Замирә Әхмәтова һәм Гөлнур Ерболова.

Израиль вәкиле Алиса Хестер Шлезингер финалда россияле Анна Емельяненконы җиңеп, 66 кг.га кадәрле үлчәү авырлыгында чемпион булды. Бронза медальләр Монголиядән Енкхчимег Содномсурен һәм Төркмәнстаннан Гөлнар Маитбаевага бирелде.

Японияле Рино Абэ россияле Таисия Кирееваны 76 кг.га кадәрле үлчәүдә җиңеп, алтын медаль алды. Ә бронза исә украиналы Людмила Никитина һәм Таҗикстан кызы Гөләндәм Карабаеваларда.

Россияле Татьяна Зырянова – 76 кг.нан артыграк үлчәүдә алтын иясе. Көмеш медаль Монголия вәкиле Мункхту Дашниам, бронза Кыргызстаннан Нагизель Сарбашова кулларында.

Ярышларның йомгаклау көнендә җиде үлчәү категориясендә классик көрәш ярышлары узды (60, 70, 80, 90, 100 кг.га кадәр, 100 кг.нан артыграк һәм абсолют категория).  60 кг.лы үлчәүдә Россия спортчысы Нәфис Миңнебаев берничә дистә секунд эчендә Молдавиядән килгән көндәше Максим Мамулатны бирелергә мәҗбүр итте. Бронза өчен  Кыргызстаннан Нуржан Рыскул Уулу һәм Монголиядән Отгот-Эрден Мубаяруга тырышырга туры килде. 

70 кг.га кадәр үлчәүдә Илдар Гыйниятуллинга (Россия) тиңнәр булмады, ә финалда аның көчле көндәше Төркмәнстан вәкиле Агаморат Аразсахедов иде. Бронзаны исә Константин Тарасов (Украина) һәм Михаил Косницыннар яулады.

Россияле Илнар Галиев 80 кг.г кадәрле үлчәүдә беренчелекне алды, финалда ул үзбәк егете Зайлобиддий Артиков белән бил алышты. Бронза Латвиядән Янис Рарихс һәм Төркмәнстаннан Довран Яйлимов кулында.

90 кг.га кадәрле үлчәүдә Россия көрәшчесе Илнур Мортазин Белоруссия егете Павел Продуханы җиңде. Өченче бүләк украиналы Леонид Рябчун һәм Кыргызстаннан Дуулатбек Сарпарбек Уулуныкы.

100 кг.га кадәрле үлчәүдә дә россиялеләр беренче. Алтын медаль казах көрәшчесе Эскархан Оксановны бирелергә мәҗбүр иткән Ренат Әхмәтшинда. Бу алышта россиялеләрнең көндәше очко җыя алды. Бронза медальләр Кадыйр Келсинбеков (Кыргызстан) һәм Анатолий Молдованнарга (Молдавия) китте.

100 кг.нан артык үлчәү категориясендә Россиянең  чираттагы вәкиле Сергей Павликка тиңнәр булмады. Иң көчле көрәшче  - Сергей Павлик, Илнур Мортазин икенче, ә бронза ияләре Илнар Галиев һәм Ренат Әхмәтшин. Алар барысы да Россия вәкилләре. 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты