2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Сергей Павлик билбау көрәшендә алтын отты

9 июльдә Казанда үткәрелүче XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында билбау көрәше буенча ярышлар уза.

Big_222613720130709-27219-1sp5vko

Универсиада. Билбау көрәше: 4нче көн. © «РИА Новости»

Россияле Сергей Павлик билбау көрәше ярышларында (классик стиль) 100 кг.нан артык авырлыктагы категориядә алтын медаль яулады. Финал ярышта Павлик Белоруссия спортчысы Алексей Собальне җиңде.

Бронзага монголияле Сугаржаргалу Болдпурев белән израильле Грегорий Рудельсон лаек булды, - дип хәбәр итә "Р-Спорт" агентлыгы.

«Р-Спорт», 21 июль 2013 ел