2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиадада чыгыш ясаганнан соң Ромашина, Дөнья чемпионатында да катнашырга уйлый

Синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Светлана Ромашина, Универсиадада ялгызы гына уңышлы чыгыш ясаганнан соң, шул ук программа белән Дөнья чемпионатында да катнашырга ниятләве турында әйтте.

Россия синхрончылары Казандагы Универсиаданың  барлык алтын медальләрен дә яулады.  Бигрәк тә җыелма команданың  лидеры, 23 яшьлек Ромашина  зур уңышларга иреште. Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты Барселонада 19 июльдә башлана.

 “Ун баллы  шкала буенча “ун”лылык эшләдем.  Ялгыз чыгыш ясауда бик  күптән җиңгәнем юк иде. Соңгы тапкыр бу хәл  яшүсмерләр арасында узган Европа чемпионатында булды.  Хәзерге җиңүем  исә  бик зур дөньякүләм стандартларга нигезләнгән.  Минем өчен иң мөһиме, Дөнья чемпионатында ялгыз гына чыгыш ясый алачагыма  үз-үземә ышану иде”- диде  журналистларга Ромашина.

 “Дөнья чемпионатында ялгыз гына чыгыш ясавым әле бүген генә хәл ителде. Универсиадада  ялгыз  чыгыш ясау программасы  минем өчен  өйрәнү иде”,- дип өстәде ул.- Иң мөһиме тренерым Татьяна Данченконың канәгать булуы.  Чөнки ул үз карьерасында Наталья Ищенко кебек соло чыгыш ясаучылар белән эшләгән кеше.  Шуңа да чагыштырырлык әйберләре  бар.  Аның мактавы миңа бик рәхәт булды”.

Синхрончы ялгыз чыгыш ясау  программасы буенча  баштарак шикләре булуын белдерде.“Наташа Ищенко кебек лидердан соң чыгыш ясарга бик авыр икәнен аңлавы читен түгел. Программаны күрсәтә башлауга  бөтен шикләр дә юкка чыкты.  Миңа образым бик ошады. Ә иң мөһиме мин рольгә керә алдым, тамашачыларга һәм судьялар күңеленә хуш килдем”, - дип  хәбәр итә Ромашина “Р-Спорт”ка.

Данченко сүзләре буенча, спортчы Казанда салкын тидергән килеш, температурасы була торып чыгыш ясый.  Ул ниндидер вирус эләктергән булган. “Мин әле дә авырыйм. Тик үземне инде күпкә яхшырак хис итәм, чөнки без бүген өйгә кайтабыз. Анда исә ял итәчәкмен. Иртәгә нишлим дисезме? Ышанмассыз, әмма мин селкенмичә дә ятачакмын”, диде Ромашина.

«Р-Спорт», 25 июль 2013 ел