2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия теннисчылары Универсиада Уеннарында өч алтын медаль алыр дип өметләнә Тарпищев

Теннис буенча Россия җыелма командасы Универсиада Уеннарында иң әзе өч алтын медальгә өметләнә ала,- дип белдерде Россия теннис Федерациясе (РТФ) президенты Шамил Тарпищев.

Теннис туры дүшәмбе көнне башланып китте. "Алтынга өмет итәбез", дип белдерде Тарпищев Р-Спорт хәбәрчесенә.

"Парлы микстны (хатын-кызлар) җиңәргә тиеш. Шулай ук ир-ат парлары арасында да. Минем уйлавымча, биштән өчесен без җиңәчәкбез. Беренчедән, үз өеңдә көчле состав җыюы җиңелерәк. Шул ук Азия илләреннән килгәннәрне алыйк, алар килә һәм өр-яңадан уйный башлый. Олимпиада Уенарындагы кебек, алар бер атна алдан килеп әзерләнми. Шуңа күрә, беренче көннәрдә безнең өстенлекләр күбрәк." РТФ президенты сүзләренә караганда, Россия җыелма командасында җәрәхәтләнү очраклары күбәйде, "Мария Кириленко уйнарга җыенган иде - тезе авырта, Анастасия Павлюченкованың аягы белән мәшакатьләр килеп чыкты, Елена Веснинаның да шул ук хәл. Евгений Донской уйнар дип планлаштырган идек, ләкин аның иганәчеләр белән авырлыклар туды. Игорь Андреев микста гына, чөнки аның да сәламәтлеге шәптән түгел", - дип сөйләде ул. Тарпищев ялгыз ирләр разрядының нинди халәттә икәнлеген шәрехләп, "Барлык спортчылар да бер дәрәҗәдә, гомумән Казанга килгән спортчыларыбызның чамалары бертигез",- дип сөйләде РТФ президенты. 

 

 

 

 

«Р-Спорт», 28 июль 2013 ел