Россиянең синхрончы кызлары Казанда узучы Универсиаданың төркем ярышларында җиңде.
Универсиада. 4 нче көн. Синхрон йөзү © «РИА Новости»
Россиялеләр Влада Чигирева, Михаела Каланча, Дарья Коробова, Әнисә Ольхова, Александра Пацкевич, Елена Прокофьева, Алла Шишкина, Мария Шурочкина, Анжелика Тиманина һәм Александра Зуева финал нәтиҗәсендә 97,690 баллга иреште.
Көмеш Япония командасына булды, аларда 92,180 балл, бронза венгерларда (78,070), дип хәбәр итә “Р-Спорт”.
Шулай итеп, россиялеләр 2013 елгы Универсиаданың синхрон йөзү ярышларында алтын медальләрнең дүртесен дә алды.
«Р-Спорт», 25 июль 2013 ел