2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Шлезингер: "Дзюдочы Емельяненко Универсиада финалында каушады”

2009 елның Дзюдо Дөнья чемпионатының бронза медале иясе Шлезингер дүшәмбе көн финал барышында Емельяненконы җиңеп, үз иленең медальләр коллекциясенә беренчесен салды.

Big_222262020130708-30835-1esbuqf

66 килограммга кадәрге авырлык категориясендә билбау көрәше буенча Универсиада Уеннарының көмеш медаль иясе Анна Емельяненко соңгы көрәштә  каушады, дип җиткерде "Р-Спорт"  агентлыгына турнир чемпионы Алиса Шлезингер (Израиль). “Емельяненконы җиңү өчен миңа дзюдода алган тәҗрибә   булышты. Көндәш көрәштә бик көчле, ләкин дулкынланганы сизелә иде”, – диде Шлезингер. Дзюдоны ташлап билбау көрәшенә  күчүе Израиль дзюдо федерациясе белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыкка бәйле. “Мин билбау көрәше белән шөгыльләнә башладым, дөресен әйткәндә, минем өчен иң мөһиме – спорт өлкәсеннән бөтенләй төшеп калмау", – дип өстәде Алиса Шлезингер.

«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел