2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия җыелмасы «Kazan Cup» турнирында җиңү яулады

Яшьләр командалары арасында ватерпол буенча «Kazan Cup» халыкара турниры бүген Россия җыелмасының җиңүе белән тәмамланды. 2 августта башланган турнир «Олимп» йөзү бассейнында узды. Соңгы уенда россиялеләр Төркия вәкилләрен бирелергә мәҗбүр итте.

Big_kaz_6384_s

Ярышларның соңгы көнендә Украина җыелмасы Казахстанны 16:2 исәбе белән җиңде, Черногория белән Грузия командалары уенны уртак нәтиҗәгә тәмамлады (9:9). Шулай итеп, барлык уеннарда да җиңү яулаган Россия җыелмасы 15 очко җыйды.

Уеннар нәтиҗәләре буенча 10 очко җыйган Черногория егетләре – икенче урында. Алардан 1 очкога гына калышкан Төркия җыелмасы өченче урынга лаек булды. Грузия командасы исәбендә – 7, Украиналыларның – 3 очко. Казахстан командасы турнирда бер генә очко да җыя алмады. Исегезгә төшерәбез, бу турнир быел дүртенче тапкыр үткәрелде. «Kazan Cup» турнирларында бу Россия җыелмасының икенче җиңүе. 2009 елда безнекеләр шулай ук беренчелеккә ирешкән иде.

Команданың өлкән тренеры Владимир Федоров Россия спортчыларының көндәшләреннән күпкә югарырак нәтиҗә күрсәтүен, иң беренче чиратта, уенчыларның көчле командаларны да җиңәргә ярдәм иткән бердәмлеген атады. «Уйный белү генә аз. Безнең һәм, мөгаен, спортның теләсә кайсы уен төрендә иң элек рухи көч кирәк», – дип ассызыклады ул. Тренер әйтүенчә, җиңү яулауның тагын бер сәбәпчесе – җыелма команда уенчыларына әзерләнү өчен тудырылган шартлар.

Исегезгә төшерәбез, турнир 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан беренчел ярыш булып торды. Ышанып әйтергә була: бу тест уңышлы тапшырылды. «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында турнирның оештыручылар өчен аеруча мөһимлеге турында әйтте: «Беренчел чараларның берсе буларак, бу турнир безгә өйрәнү һәм зур масштаблы спорт чараларын үткәрү буенча күнекмәләребезне камилләштерү мөмкинлеген бирде».

Азат Кадыйров шулай ук турнирны югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм иткән РФ спорт министрлыгына, ТР Хөкүмәтенә һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына, Казан илкүләм фәнни-тикшеренү техник университетына («Олимп» йөзү бассейны шул уку йорты карамагында) һәм турнирны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аерым мактау сүзләренә турнирнда хезмәт куйган волонтерлар лаек булды.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты