2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия синхрон йөзүчеләре Универсиадада командалы ярышларда җиңде

Россиянең синхрон йөзү буенча җыелма командасы Универсиадада командалы ярышларда алтын медальгә лаек булды.

Россиялеләр Влада Чигирева, Светлана Колесниченко, Дарья Коробова, Александра Пацкевич, Елена Прокофьева, Алла Шишкина, Мария Шурочкина һәм Анжелика Тиманина барлыгы 194,710 балл җыйганнар. Япония командасы 184,570 балл белән икенче урында. Бронзага Америка кызлары лаек булды (173,140 балл).

Россия кызлары чыгышы вакытында музыка яңгырамый башлаган һәм аларга программаны тынлыкта төгәлләргә туры килгән. Судьялар, киңәшкәннән соң, спортчыларга программаларын, финал раундта катнашучыларның барысы да чыгыш ясап бетергәч, яңадан күрсәтергә мөмкинлек бирделәр, дип хәбәр итә "Р-Спорт".

Дүшәмбе алтын медальне дуэтлар ярышларында шулай ук россиялеләр – Светлана Колесниченко белән Светлана Ромашина яулады.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты