2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиадада синхрончы Колесниченко/Ромашина дуэты җиңде

8 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында синхрон йөзү буенча ярышлар узды.

Россия  синхрончылары  Светлана Колесниченко һәм  Светлана Ромашина дуэты  Казан Универсиадасында алтын медаль яулады.

 Россия кызлары дүшәмбе көнне күрсәтелгән  ирекле программадан соң, техник программа бәяләмәсе суммасы  белән  195,160 балл җыйдылар.

 Көмеш медаль Япон җыелма командасында (184,610).  Өченче урынга Италиянең спортсмен кызлары    (177,450 балла) чыкты.

Соңрак синхрон йөзү буенча командалар арасында ирекле программада ярышлар уза, дип хәбәр итә  "Р-Спорт" агентлыгы.

 

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел