2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татьяна Иванова: "Казан Универсиадасындагы теннис турниры югары дәрәҗәдә узачак"

Универсиадада теннис ярышлары катнашучыларының осталыклары нәтиҗәсендә югары дәрәҗәдә узачак, дип белдерде Россиянең Уеннардагы теннис буенча җыелма командасы җитәкчесе Татьяна Иванова.

Универсиада Татарстан башкаласында 6-17 июль көннәрендә уза. Теннис турниры Казанда дүшәмбе көнне башланып китте.

“Бүген WTA рейтингында 55 нче урынны биләгән безнең (Ярослава) Шведова - турнирның беренче ракеткасы һәм бу бик югары дәрәҗәне белдерә, - дип сөйләде Иванова матбугат конференциясендә. – Ә Елена Веснина - парлы разрядта дөньядагы иң көчле ун уенчының берсе”.

Шулай да, башка спортчы кызларның аз танылганлыкларына артык игътибар итмәскә киңәш итте Иванова. “Универсиада – үзенчәлекле командлы ярышлар. Әлеге уеннарда спортчыларыбыз зур рейтингка ирешмәсәләр дә, яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкин,” – диде ул һәм бигрәк тә Корея, Кытай Тайбэе, Алмания һәм Чехия теннисчыларының көчле көндәш булачакларын әйтте.

Медальләр турында Иванова: “Кызларның барысы да ахырга кадәр көрәшәчәк. Бу - җитди ярышлар. Медальләр булырга тиеш, дип уйлыйм,” – диде.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты