8 июль көнне XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннарында академик ишү ярышлары уза.
Австралияле Пауль Зибер һәм Бернхард Зибер парлы ике ишкәкле көймә (җиңел авырлыкта) ярышында алтын медаль яулады. Җиңүчеләр дистанцияне 6 минут 40,37 секунд эчендә үтте.
Икенче булып финиш сызыгы аша Украина спортчылары узды (6.43,11), ә бронза медальне Италия командасы яулады (6.45,49).
Академик ишү ярышлары алтынчы июльдән сигезенче июльгә кадәр бара.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты