8 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында академик ишү буенча ярышлар уза.
Россиянең академик ишү буенча хатын-кызлар җыелма командасы койрыкчысыз дүрт ишкәкле көймә ярышларында Универсиданаың алтын медаленә лаек булды.
Юлия Позднякова, Оксана Стрелкова, Анастасия Карабельщикова һәм Александра Федорова дистанцияне 6 минут 59,92 секундта үтте, икенче урынны Көньяк Африка Республикасы командасы яулады (7.07,44), ә бронза Украина командасына бирелде (7.09,66), - дип хәбәр итә “Р-Спорт”.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты