8 июльдә Казандагы XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында академик ишү буенча ярышлар уза.
Германия вәкиле Юлиус Пешель Универсиаданың академик ишү буенча ярышларында бер ишкәкле ялгыз көймәдә (җиңел авырлыкта) алтын медаль яулады. Немец финишка 7 минут 24,07 секундта килде. Көмеш медальне поляк Ежи Ковальски (7.25,44) алды, ә бронза венгр Габор Чепрегага (7.32,62) насыйп булды.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты