2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россиянең синхрон йөзүчеләре Универсиадада дуэтлар программасында алтын медальгә лаек булды

7 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында синхрон йөзү буенча ярышлар узды.

Россиянең синхрон йөзүчеләре Светлана Колесниченко белән Светлана Ромашина Казандагы Универсиадада дуэтлар программасында беренчелекне  алды. Колесниченко белән Ромашина техник программа нәтиҗәләре буенча 97,200 балл җыйды. Икенче урынга Япония командасы (91,600) чыкты, Италия кызлары өченче (88,500) булдылар, дип хәбәр итә "Р-Спорт". Ирекле программа 8 июльдә күрсәтеләчләк.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел