2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Академик ишүдә өстәмә узышлар үткәрелде

Казанда башланган XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында беренчел раундтан соң турыдан-туры финалга яки ярымфиналга үтмәгән ишкәкчеләр өчен өстәмә узышлар булды.

Җиңел авырлыктагы ялгыз ишкәкчеләр арасында өстәмә раундта Бразилия спортчысы Ана Аллассао җиңде. Аның белән бергә ярымфиналга Латвия вәкиле Людмила Иванова һәм Парагвайдан Габриэла Москейра үтте.

Шушы ук дисциплинада ир-атлар арасында ярымфиналга өстәмә юлламаларны Австралиядән Мэтьюс Редмонд, Бельгиядән Франсуа Либуа һәм Кореядән Хакбом Ли үзара бүлеште.

 Парлы ишкәкчеләр арасында ярымфиналга Австрия, Норвегия һәм Латвия хатын-кызлар командалары үтте. Ир-атлар арасында ярымфинал ярышларында Нидерланд, Монако һәм Белоруссия парлы ишкәкчеләре катнашачак.

Ялгыз ишүче ир-атлар арасында өстәмә раундны австралияле Самуэль Волкер, эстонлы Юсеп Лаос, чех Петр Уредничек, фин Роберт Вен, украиналы Сергей Гуменный һәм испанлы Рубен Падилья Камара уңышлы узды.

Ялгыз ишүче хатын-кызлар арасыннан финал узышларында поляк Агнешка Кобус белән россияле Юлия Волгинаны күрә алачакбыз.

Койрыкчысыз дүртле ишкәкчеләр дисциплинасында өстәмә этапны Италия, Литва, КАР белән Украина уңышлы узды. Җиңел авырлыктагы парлы ишкәкчеләр арасында финалга юлламаны Корея һәм Япония спортчылары үзара бүлеште. Италия һәм Россия ишкәкчеләре исә җиңел авырлыктагы койрыкчысыз дүртле көймәләрдә финалда узышачак.

Академик ишү буенча ярымфиналлар һәм финаллар 7 һәм 8 июльдә үтәчәк.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты