2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Академик ишү ярышларының беренчел этабы төгәлләнде

6 июльдә Казанда XXVII җәйге студентлар Уеннарында ишү буенча квалификация ярышлары узды.

Ирләр арасындагы парлы ярышларда ярымфиналга: Литва, Россия, Эстония, Украина, Венгрия, Корея, Чехия, Италия һәм Германия чыкты.

Ялгыз ирләр арасында иң яхшы нәтиҗәне Миндаугас Грисконис (Литва), Филипп Венде (Германия), Патрик Лолигер (Мексика) һәм Бенджамин Шабанье (Франци) күрсәтте һәм алар финалдагы медальләр өчен көрәшәчәк.

Ир-атлар командасы арасында  (җиңел авырлыкта) академик ишү буенча парлы ярышларда финалга Мексика һәм Австрия чыкты. Ир-атлар арасында академик ишү буенча (4 парлы) ярышларда алтынга Россия һәм Польша командалары дәгъва итә.

7 июльдә академик ишү ярышларының ярымфиналлары һәм финаллары узачак.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты