2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Академик ишүдә алты дисциплина буенча финалистлар исемлеге белгеле булды

Бүген, 6 июль көнне, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары кысаларында академик ишү буенча беренчел йөзү ярышлары үтте.

Хатын-кызлар арасында ялгыз спортчылардан финалга Житка Антосова (Чехия), Моника Дукарска (Ирландия), Эльза Гульбе (Латвия) һәм 2012 ел Олимпия уеннары чемпионы Наталья Довгодько (Украина) чыкты.

Россия һәм Германия ир-ат җыелма командалары койрыкчысыз дүрт ишкәкле көймәдә йөзү буенча алдынгылар булды, шуның белән финалда үзләренә урын тәэмин итте. Мөмкинлек бирү раундында Чили, Италия, Литва, ЮАР һәм Украина командалары чыгыш ясаячак.

Хатын-кызлар арасында парлы ике ишкәкле көймәдә (җиңел авырлыкта) финалга Бельгия, Россия, Германия һәм Чехия спортчылары чыкты. Украина, Франция, Көньяк Корея, Япония, Мексика һәм Норвегия  командалары мөмкинлек бирү раундында чыгыш ясаячак.

Ир-атлар арасында койрыкчысыз дүрт ишкәкле көймәдә (җиңел авырлык) Франция, Япония, Германия һәм Польша командалары җиңде. Алар иртәгә медальләр өчен көрәшәчәк. Италия, Россия, Пакъстан, ЮАР, Венгрия һәм Бельгия җыелма комндалары исә мөмкинлек бирү раундында чыгыш ясар дип көтелә.

Хатын-кызлар арасында койрыкчысыз дүрт ишкәкле көймәдә Бельгия, Россия һәм Украина командалары иң югары нәтиҗәләргә иреште. Франция, Нидерланд, Италия, Чехия һәм Польша командалары исә мөмкинлек бирү раундында чыгыш ясаячак.

Пэдди Макиннес/Логан Роджер (Австралия) һәм Александр Чаукин/Юрий Пшеничников (Россия) дуэты койрыкчысыз ике ишкәкле көймәдә финалга чыкты.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты