2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия Федерациясенең синхрон йөзү буенча җыелма командасы Универсиада ачылышында чыгыш ясамаячак

Бу хакта команданың баш тренеры Татьяна Покровская игълан итте.

Билгеле булганча, Универсиаданың рәсми ачылышы “Казан-Арена” стадионында 21.30 сәгатьтә башланып, төңге икеләр тирәсендә тәмамланачак.

“Кызлар парадта катнашмаячак, чөнки анда озак басып торырга туры киләчәк. Ә безнең иртәгә стартка чыгасыбыз бар, шуңа күрә кызларга аякларын сакларга кирәк”, - дип белдерде Т.Покровская журналистларга синхрон йөзү осталарының беренчел раундта чыгышларыннан соң. “Үземнең исә тантаналы ачылышны бик тә карыйсым килә, чөнки безнең бер тапкыр да Универсиада ачылышында булганыбыз юк, гел Уеннарны ябу тантаналарында гына катнашабыз”, - дип өстәп куйды тренер.

Универсиаданың синхрон йөзү буенча ярышлары 8. 9 июльдә үтәчәк.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел