2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Академик ишү ярышлары буенча ярымфиналга чыгучылар билгеле булды

Казанда 6 июль көнне XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында академик ишү ярышлары старт алды.

 

Бүген академик ишү спорт төрләре үзәгендә  ишү ярышының  беренчел заезды үтә.

Җиңел авырлыктагы хатын-кызлар арасында, көймәдә ялгыз ишү ярышларында ярымфиналга тугыз спортчы үтте, алар: Ольга Аркадова (Россия), Оливия Уайсс (Швейцария), Чун Хевон (Көньяк Корея), Мишель Макканн (КАР), Эми Булман (Ирландия), Шен Ошри (Израиль), Джулиа Траутветтер (Австралия), Элеонора Тривелла (Италия) и Кристина Сперрер (Австрия). Мөмкинлек бирү раундында Габриэла Москера (Парагвай), Людмила Иванова (Латвия), Ана Паллассао (Бразилия) и Лариса Жалинская (Украина) катнашачаклар.

Ирләр арасында, җиңел авырлыктагы ялгыз ишү буенча ярымфиналга түбәндәге спортчылар чыкты: Сильвэн Зендер (Швейцария), Руслан Момот (Украина), Мохд Зульфади Розали (Малайзия), Юлиус Пешель (Германия), Рихард Ванко (Словакий), Михел Пари (Эстония), Ежи Ковальски (Польша), Алексей Некрасов (Россия), Габор Чепреги (Венгрия). Мөмкинлек бирү раундына Джой Пунниялингам (Шри-Ланка), Франсуа Либуа (Бельгия), Редмонд Мэтьюс (Австралия) и Хакбом Ли (Көньяк Корея) үттеләр.

Академик ишү ярышлары алтынчы июльдән сигезенче июльгә кадәр үтәчәк.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты