2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Академик ишү

Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада академик ишү буенча башлангыч заездлар булачак.

Бүген академик ишү ярышларының ярымфиналчыларын билгеләү өчен башлангыч йөзүләр оештырылачак.

Академик ишү парлы һәм бер ишкәкне ике кул белән тотып ишү төрләренә бүленә. Экипаж составы бер, ике, дүрт яисә сигез ишкәкчедән торырга мөмкин.  Ярышлар ир-ат һәм хатын-кызлар зачетында үтә. Казан Универсиадасында ишкәкчеләр 13 медаль комплекты яулаячак.

Россиялеләр ир-атлар арасында сигезле ишүдә, хатын-кызлар арасында койрыкчысыз дүртле һәм парлы ишүдә җиңүләр яулар, дигән өмет бар.

Академик ишү ярышларына 40 илдән 421 заявка кергән. Ярышларда 18 халыкара, 46 милли – барлыгы 64 хөкемдар хөкем итәчәк.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты