2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан велосипедчылары дөнья тирәли сәяхәтне Универсиада стеласы янында төгәлләде

Дөнья тирәли сәяхәт ясаган Казан велосипедчылары Ален Хәйруллин һәм Павел Грачев 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуына өч көн кала Татарстан башкаласына кайттылар.

Искә төшереп китик, тарихи шәхес — 100 ел элек тарихта беренче тапкыр дөнья тирәли сәяхәт кылган велосәяхәтче казанлы Онисим Панкратов шәхесенә игътибар җәлеп итү максатыннан, көз көне Казан егетләре үз өсләренә шушы авыр юлны узу җаваплылыгын алдылар. Әһәмияте ягыннан һич тә ким булмаган багын бер максатлары — XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданы популярлаштыру һәм велотуризмны пропагандалау иде.

2012 елның 3 ноябрендә старт алган 2 велосипедчы 8 ай эчендә 13 дәүләттә булып, 21 мең километр юл узды. Алар Россия, Латвия, Литва, Польша, Чехия, Австрия, Италия, Франция, Испания, Португалия, АКШ, Кытай һәм Казахстанны аркылы кисеп үттеләр. Элегрәк елларда Универсиадалар кабул иткән шәһәрләр дә — Мәскәү (1973), Варшава (1924), Турин (1959/70), Пекин (2001), Харбин (2009) — маршрутка кертелгән иде.

Дөнья тирәли сәяхәт Казанда төгәлләнде. Шәһәр халкының һәм волонтерларның көчле алкышлар астында велосипедчылар Татарстан башкаласының нәкъ үзәгендә — Бауман урамындагы Универсиада стеласы янында сузылган финиш тасмасын узды.

Марафончыларны беренче булып ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов сәламләде: “Егетләрнең якташыбыз Онисим Панкратов батырлыгын кабатлый алуы безнең өчен бик зур куаныч. Алар шәһәребезне, мәдәниятебезне танытты, бик күп очрашулар уздырды. Бүген егетләрнең исән-сау булуына, һич зарар күрмәвенә шатлабыз. Бәһасын билгеләү бик кыен булган бу батырлыклары дистәләгән, йөзләгән малайларның һәм кызларның велоспорт белән шөгыльләнә башлавына этәргеч булыр дип уйлыйм”.

Спортчылар үзләре исә казанлыларга җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерделәр. “Сез безгә генә түгел, ә республикабызга, Казаныбызга ярдәм иттегез. Бу кайтуны 8 ай көттек, һәм хәзер безгә сезнең йөзләргә күтәрелеп карарга оят түгел. Без зур эш башкардык — Казаныбыз турында бөтен дөнья белә!” — дип фикерләре белән уртаклашты велотуризм буенча Россия чемпионатында бронза медаль яулаган, 25 еллык стажы булган велотурист Павел Грачёв.

Ален Хәйруллин (сүз уңаеннан, аның велотуризм стажы 10 ел тәшкил итә) юлда сәяхәтчеләргә еш кына шактый авырга туры килгәнен, тик хәзер, бар кыенлыклар да артта калгач, туган шәһәргә кайтуларына спортчыларның ихлас шатлануын ачып салды.

“Безгә авыр юл үтәргә туры килде — безне кар да каплап китте, яңгыр да коендырды, Альп таулары һәм башка күп таулар аша да уздык, ләкин юлыбызны ахыргача үтү өчен кыюлыгыз һәрвакыт тулып, ташып тора иде. Казаныбыз шундый матур! 8 ай элек киткәндә, монда зур бер төзелеш мәйданы иде, ә хәзер ул — бөтенләй башка шәһәр. Безнең презентацияне караганда чит ил кешеләре: «Вау!» — ди иде. Мин сезнең барыгызны да Универсиадага чакырырга телим, Россия җыелма командасына уңышлар юлдаш булсын! Без булдырабыз!”

Курку белмәс марафончыларга чәчәкләр бирделәр һәм дөнья тирәли сәяхәттә катнашучыларның махсус исемләнгән тасмаларын тапшырдылар.

Велосипедка утырып Җир шарын урап чыккан Павел һәм Ален маршрутлары дәвамында планета халкына 2013 елгы Универсиада турында сөйләделәр. “Без бу вакыйганы популярлаштыру эшенә үз өлешебезне керткәнбездер дип өметләнәм”, — дип бәян итте Ален.

Салкын илләрнең күп өлешен узганда кигән кышкы велокиемнәрен (анда Уеннар символикасы төшерелгән) сәяхәтчеләр күптән түгел ачылган Универсиада Музеена тапшырырга вәгъдә иттеләр. Музейга шулай ук юл кирәк-яракларының бер өлеше һәм дөньяның төрле шәһәрләреннән сувенирлар да биреләчәк.

Шунысын да билгеләп китик, сәяхәт вакытында тупланган видеоматериаллар киләчәктә документаль фильм ясау өчен файдаланылачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты