2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенең икенче көнендә Россия рекорды куелды

Казанда җиңел атлетитка буенча яшүсмерләр арасында Россия беренчелеге дәвам итә.

Big_nalx5382

Сөңге ыргыту. Егетләр

1. Герман Комаров (Санкт-Петербург) – 67,94

2. Илья Шаповалов (Краснодар крае) – 67,23

3. Олег Хафизов (Санкт-Петербург) – 66,42

Big_nalx5533

Мәскәү вәкиле Комаров иң беренче ыргытуын уңышсыз башкарса да, икенче тапкырында сөңгесен 64,94 метрга атты һәм ярыш ахырына кадәр лидерлыкны саклап калды. Көннең икенче нәтиҗәсе дә аның исәбендә – 66,42.

Ераклыкка сикерү. Кызлар

1. Елена Машинистова (Красноярск крае) – 6,20

2. Надежда Васильченко (Калининград крае) – 6,08

3. Юлия Мальцева (Түбән Новгород өлкәсе) – 5,97

Беренчеле этапта иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән Елена Машинистова финалда дүртенче тапкырдан 6,20 метрга сикерә алды

Big_nalx5590

Колга белән сикерү. Егетләр

1. Леонид Кобелев (Санкт-Петербург) – 5,30

2. Дмитрий Любушкин (Чиләбе өлкәсе) – 5,20

3. Святослав Рыбакин (Чиләбе өлкәсе) – 5,00

Колга белән сикерү буенча финал ярышларында кискен көрәш барды. Бишенче тапкыр сикерү алдыннан Леонид Кобелев белән Дмитрий Любушкинның нәтииҗәләре тигез иде, әмма Кобелев 5,30 метрга сикергәч, Любушкин аннан калышты.

 

Big_nalx5672

Югарыга сикерү. Кызлар

1. Ирина Илиева (Мәскәү-1) - 188

2. Александра Ярышкина (Мәскәү-2) - 183

3. Наталья Соколова (Мәскәү-2) – 183

Югарыга сикерү ярышында да кызлар киеренке көрәш алып барды. Өч спортчы да 183 см.га сикерделәр, әмма чираттагы биеклеккә (186) бары Ирина Илиева гына иреште һәм ул, нәтиҗәсен тагын да яңартып, чемпион булып танылды.

 

400 метрга йөгерү. Кызлар

1. Яна Глотова (Мәскәү өлкәсе) – 52,69

2. Анастасия Асланиди (Ульяновск өлкәсе) – 54,56

3. Анна Парфенова (Волгоград өлкәсе) – 54,60

Бәйгедә җиңү яулаган Яна Глотова беренчел ярышларда да иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Big_nalx6064

Диск ыргыту. Кызлар

1. Наталья Широбокова (Омск өлкәсе) – 53,88

2. Маргарита Гришина (Самара өлкәсе) – 39,65

3. Юлия Савинова (Омск өлкәсе) – 38,26

Наталья Широбокова үзенең көндәшләренә бернинди мөмкинлек тә калдырмады. Широбокованың хәтта иң начар нәтиҗәсе дә, көндәшләренеке белән чагыштырганда, ун метрга яхшырак иде.

 

400 метрга йөгерү. Егетләр

1. Павел Ивашко (Ханты-Манси крае) – 46,39

2. Данил Переметов (Краснодар крае) – 46,81

3. Дмитрий Хәсәнов (Мәскәү) – 47,09

Ханты-Манси спортчысы беренчел ярышта ук ирешкән лидерлыгын ахырга кадәр саклап кала алды, финалда исә Ивашко төп көндәше Переметовны 0,04 секунд аерма белән генә отты.

 

400 метрга киртәләр аша йөгерү. Егетләр

1. Тимофей Чалый (Красноярск крае) – 49,78

2. Александр Скоробогатько (Мәскәү) – 49,93

3. Павел Агафонов (Мәскәү-1) – 51,89

Тимофей Чалый 49,78 күрсәткече белән Россиянең яшүсмерләр рекордын куюга иреште. Моңа кадәр Александр Беликов рекорды булган күрсәткечне финишка икенче булып килгән Александр Скоробогатько да уздыра алды.

Big_nalx5813

400 метрга киртәләр аша йөгерү. Кызлар

1. Екатерина Головатая (Санкт-Петербург) – 58,54

2. Алена Климентьева (Түбән Новгород өлкәсе) – 59,30

3. Елизавета Аникиенко (Мәскәү-2) – 59,58

 

Ераклыкка сикерү. Егетләр

1. Федор Кисельков (Приморье крае) – 7,72

2. Семен Попов (Мәскәү-2) – 7,64

3. Андрей Овчаренко (Ставрополь крае) – 7,52

Финал ярышларының уртасына кадәр Федор Кисельков Попов белән Овчаренкодан калышып бара иде, әмма бишенче сикерүдә ул, көндәшләрен артта калдырып, иң яхшы нәтиҗәгә иреште.

 

800 метрга киртәләр аша йөгерү. Кызлар

1. Вера Васильева (Мәскәү өлкәсе) – 2:05.3

2. Анастасия Калина (Санкт-Петербург) – 2:06.8

3. Виктория Хабарова (Свердловск өлкәсе) – 2:07.9

Мәскәү өлкәсе вәкиле Вера Васильева көндәшләрен бер секундтан да арыграк өстенлек белән җиңә алды. Беренчел раундта исә иң яхшы нәтиҗәгә (2:07.86) Виктория Хабарова ирешкән иде.

 

800 метрга йөгерү. Егетләр

1. Евгений Данилов (Свердловск өлкәсе) – 1:51.58

2. Роман Афанасьев (Брянск өлкәсе) – 1:51.64

3. Геннадий Елсаков (Свердловск өлкәсе) – 1:51.90

800 метрга йөгерүдә дә кискен көрәш барды. Беренчел раунда Евгений Данилов 0,7 секунд өстенлек белән генә җиңсә, финалда да алтын медаль язмышын соңгы сантиметрлар хәл итте.

 

200 метрга йөгерү. Кызлар

1. Алина Коротченко (Краснодар крае) – 24,49

2. Мария Панищенко (Приморье крае) – 24,68

3. Ирина Трифонова (Мордовия Республикасы) – 24,85

Алина Коротченко финалда беренчел йөгерешләр нәтиҗәсен яхшыртып, Россия беренчелеген отуга иреште.

 

 200 метрга йөгерү. Егетләр

1. Александр Ефимов (Тула өлкәсе) – 21,30

2. Александр Жильцов (Тула өлкәсе) – 21,78

3. Кирилл Чернухин (Санкт-Петербург) – 21,84

 

Чүкеч ыргыту. Егетләр

1. Валерий Пронкин (Түбән Новгород өлкәсе) – 80,31

2. Денис Фомин (Мәскәү-1) – 68,98

3. Виктор Постный (Мәскәү-1) – 67,80

Чүкеч ыргыту ярышларында Валерий Пронкин үзенең көндәшләреннән күпкә өстенрәк иде. Ул чүкечне ике тапкыр 80 метрдан да ерагракка ыргытты, шул ук вакытта аның көндәшләре 70 метрны да уздыра алмадылар.

 

3000 метрга киртәләр аша йөгерү. Егетләр

1. Виктор Бахарев (Новосибирск өлкәсе) – 8:50.08

2. Константин Галиуллин (Мәскәү-2) – 9:09.09

3. Сергей Рясов (Ростов өлкәсе) – 9:10.45

 

3000 метрга киртәләр аша йөгерү. Кызлар

1. Надежда Федорова (Мәскәү-1) – 10:14.20

2. Екатерина Ивонина (Киров өлксәсе) – 10:16.90

3. Вера Енизеркина (Татарстан Республикасы) – 10:24.34

 

Җиңел атлетика буенча яшүсмерләр беренчелеге Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан соңгы  тест ярышлары булып тора.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты