2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Пронкин - юниорлар арасында Бөтенроссия ярышларында чүкеч ыргытуда җиңү яулады

Казанда 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада алдыннан соңгы сынау ярышлары уза.

18.30 да Үзәк стадионда юниорлар арасында чүкеч ыргыту буенча ярышлар узды. Беренче урында — снарядны 81 метрдан ераккарак ыргыткан спорт мастеры Валерий Пронкин. Икенче урын 69,3 метр нәтиҗә күрсәткән Мордовия спортчысы Илья Терентьевка эләкте. Өченче урынны Денис Фомин (Мәскәү-1) алды.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты