2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Җиңел атлетика буенча Россия беренчелегендә беренче медалҗләр уйнатылды

Казанда җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге старт алды. Ул 2013 елгы Универсиада алдыннан уздырыла торган соңгы сынау ярышы. Беренче көнне 9 комплект медаль уйнатылды.

Big_nalx4570

Хатын-кызлар, колга белән сикерү

1. Кристина Бондаренко (Ростов өлкәсе) – 4,25 м

2. Анастасия Садовникова (Иркутск өлк.) – 4,10 м

3. Алена Лутковская (Иркутск өлк.) – 4,10 м

Өч спортчы 4,10 метр биеклектәге планканы алды, ләкин алга таба бары тик Бондаренко гына уңышлы чыгыш ясый алды. шуны билгеләп үтик, юниорлар арасында Россия рекордына Елена Исинбаева ия (4,47 м) булды.

 

Хатын-кызлар, ядрә ыргыту 

1. Марина Коваленко (Мәскәү-1) – 14,44 м

2. Людмила Горячева (Краснодар крае) – 14,05 м

3. Диана Кузнецова (Ростов өлк.) – 14,00 м

Мәскәүле Марина Коваленко өченче омтылышта ядрәне 14, 44 метрга ыргытты һәм көндәшләрен узып китте. Икенче нәтиҗәгә дә ул иреште  – 14,07 м.

Big_nalx5032

Хатын-кызлар, 100 метр

1. Кристина Сивкова (Мәскәү-1) – 11,70

2. Светлана Степанова ( Татарстан Республикасы) – 12,10

3. Татьяна Некрасова (Иваново өлк.) – 12,16

16 яшьлек Кристина Сивкова беренчел һәм ярымфинал этапларында да 12 секундта йөгерүче бердән-бер кеше булды. Икенче урынны Светлана Степанова яулады, ул  Татарстан Республикасы өчен чыгыш ясады. Беренчел йөгерү белән чагыштырганда, финалда ул вакытны 0,09 секундка киметә алды.

Big_nalx4901

Ир-атлар, 100 метр

1. Евгений Харин (Мәскәү) – 10,67

2. Александр Святобог (Мәскәү) – 10,76

3. Дмитрий Сычев ( Хакасия Республикасы) – 10,80

Ирләр арасында 100 метрга йөгерү бик киеренке барды. Беренчел этаптан соң иң яхшы вакыт Дмитрий Сычевныкы булды (10,82), әмма ярымфиналда Кирилл Чернухин барысыннан да тизрәк йөгерде (10,82). Финалда исә Евгений Харин җиңү яулады.

Big_nalx4757

Ир-атлар, ядрә ыргыту 

1. Алексей Чижеликов (Мәскәү-1) – 18,43

2. Сергей Никифоров (Мәскәү-1) – 17,34

3. Владислав Трифонов (Мәскәү-2) – 17,00

Яшүсмерләр арасында ядрә ыргыту буенча мәскәүле Алексей Чижеликовка тиңнәр булмады. Ул дүрт тапкыр 18 метр тамгасына җитте,аның көндәшләре исә  17,5 м га да җитә алмады. Яшүсмерләр арасында Россия рекордын Александр Буланов куйды, ул 20,59 м дан гыйбарәт.

 

Ир-атлар, 110 метр киртә аша

1. Денис Ежов (Кабардино-Балкар Республикасы) – 13,92

2. Виталий Думен (Краснодар крае) – 14,24

3. Сергей Чеканов (Брянск өлк) – 14,33

киртәләр аша 110 метрга 14 секундта бары тик Денис Ежов кына йөгерә алды, һәм нәтиҗәдә ул җиңү яулады.Беренчел йөгерүдән соң  Сергей Чеканов (14,23) алда барды, ләкин финалда өченче тәтиҗәгә генә иреште. 

Big_nalx4337

Хатын-кызлар, 100 метр киртәләр аша

1. Анастасия Николаева (Мәскәү өлк.) – 13,76

2. Александра Грошева (Новосибирск өлк) – 14,20

3. Евгения Иванова (Свердловск өлк.) – 14,21

Мәскәү һәм Самара өлкәләре өчен чыгыш ясаучы Анастасия Николаева киртәләр аша 100 метрга йөгерү буенча беренче урынны яулады.  

 

Хатын-кызлар, 3000 метр

1. Анна Петрова (Санкт-Петербург) – 9:21.76

2. Анна Доментьева (Мәскәү) – 9:24.11

3. Ольга Николаева (Чуваш Республикасы) – 9:27.42

 Санкт-Петербург спортчысы Анна Петрова  3000 метрга йөгерүдә көндәшләреннән 2 секундтан артык вакытка алдарак килде.   

Big_nalx4872

Ир-атлар, 5000 метр

1. Әлфис Ибраһимов ( ТатарстанРеспубликасы) – 14:41.38

2. Вилдан Гаделшин ( Башкортостан Республикасы) – 14:41.77

3. Александр Новиков (Чуваш Республикасы) – 14:42,66

5 км.га йөгерүдә Россия беренчелеге җиңүчесенең язмышы соңгы метрларда хәл ителде. Алтын медальгә Әлфис Ибраһимов ия булды, ул Вилдан Гаделшинны бер секундка гына узып китте.

 

Россия беренчелегенең икенче көнендә 14 комплект медаль уйнатылачак. тамашачылар өчен керү ирекле. Ярышлар Үзәк стадионда уза.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

0qnagyui9o
Разыграны первые медали Первенства России по легкой атлетике