2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан велосипедчылары Омскка килеп җиттеләр

Казандагы 2013 елгы Универсиада һәм Онисим Панкратовның җир тирәли сәяәхәтенә 100 ел тулу уңаеннан дөнья тирәли сәяхәткә чыгып китүче Казан велосипедчылары Ален Хәйруллин белән Павел Грачев көннән-көн өйгә таба якыная баралар.12 июньдә кич беән алар Омск шәһәренә килеп җиттеләр.

Павел Грачев социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, яңа рекордлар куелган:"Новосибирск-200+130+178+198- һәм без Омскта. Яңадан рекордлар куябыз... Шәһәргә 80 км кала безне Алекс исемле стажлы велотурист каршы алып, үзенә урнаштырды. Аның хатыны Ксюша безне тәмле ашлар белән сыйлады".   

Әлбәттә, велосипедчылар өйләрен сагына. Павел сүзләренчә: "Хәзер өйне искә төшерүче атамалар ешрак очрый! Татарстан шуларның берсе!" 

Исегезгә төшерәбез, казанлылыр дөнья тирәли сәяхәткә узган елның 3 ноябрендә чыгып киттеләр. Җиде ай дәвамында алар Россиянең европа өлешен, Европаны, Американы һәм Кытайны йөреп чыктылар. Хәзерге вакытта сәяхәтчеләр финиш турысына чыктылар, велотур 6 июльдә, Казандагы Универсиада ачылышы белән төгәлләнәчәк.

 Омскта сәяхәтчеләр ике көн була. Казанга алар 15 июньдә кузгалачак.  

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты