2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан велосипедчылары Иркутскта фикердәшләрен очратты

Казан велосипедчылары Россия киңлекләре буйлап сәяхәтләрен дәвам итәләр, һәм инде Иркутскка килеп җитте.

Дөнья тирәли сәяхәт кылучылар хәбәр иткәнчә, аларның юлы бер дә гади булмаган. “Иркутсктан Слюданкага юл таулардан гына бара диярлек. Башта без 1000 м га кадәр күтәрелдек, аннары бер-бер артлы 800-950 метрлык “дулкыннар” башланды. Аста яңгыр ява иде, югарыда ул карга әйләнде, табигать кышкы тозакка эләккәндәй булып тоелды. Аннары безне текә менүләр (14%!) көтә иде, нәтиҗәдә без Иркутскга тәгәрәп төштек”.

Ален һәм Павел шәһәр турында фикер-кичерешләре белән уртаклашты: “Шәһәр территориаль яктан шактый иркен, мул сулы Ангара елгасының ике як ярына урнашкан. Бу исә күпердән бик матур манзара бүләк итә. Без башта шәһәр үзәгенә бардык, мондагы кафеда Иркутск велосипедчылары безне каршы алу оештырган иде. Алар гади велосипедчылар гына түгел, ә безнең фикердәшләребез, бу спорт төрен безнең кебек үк бик нык яратучы егетләр. Бу җәйдә алар “Өйгә юл” дип аталган бик зур Барселона-Байкал велотурнесына юл тотачак. Бик шәп егетләр, һәм без аларга ихластан уңышлар телибез”, — дип яза егетләр үз төркемнәрендә. Ален һәм Павел хәбәр иткәнчә, бу транспорт төрен яклаучылар шактый күп, һәм бу, өлешчә, юлларның автомобильләр белән бик тулуына бәйле.

Якшәмбе көнне егетләрне Листвянкага чакырганнар. Бу — Байкалга килүче туристлар еш бара торган урын. “Монда 400 000 гектардан артык мәйдан биләгән милли тыюлык урнашкан. Ә яр буеннан Байкалга һәм Саян тауларына матур манзара ачыла.  Омуль ашамагансыз икән, димәк, Байкалда булмагансыз да, диләр халыкта. Без омуль ашап карадык — тәмле, итләч балык. Гомумән, көн бик шәп үтте, моңа кичәгедән бик аерылып торган кояшлы көн дә ярдәм итте”.

2013 елгы Казан Универсиадасына һәм казанлы Онисим Панкратовның сәяхәтенә 100 ел тулуга багышланган бу дөнья тирәли велосәяхәт 2012 елның 3 ноябрендә Татарстан башкаласында старт алган иде. Сәяхәтчеләр инде Европада һәм АКШта булырга өлгерде, ә аннары Кытай аркылы уздылар. Хәзер инде Казан велотуристлары дөнья тирәли сәяхәтләрен Россия буйлап дәвам итәләр.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты