2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда студентлар арасында көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары төгәлләнде

Казанда студентлар арасында көрәш һәм билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Турнир 2013 елгы Универсиада корылмасы - “Ак Барс” көрәш сараенда узды. Анда Россия Федерациясенең 13 төбәгеннән килгән көрәшчеләр көч сынашты.

Big_kaz_9036

6 апрельдә билбау көрәше буенча җан атарга бик күп тамашачы җыелды. Спортчылар 6 авырлык категориясе буенча көч сынашып, югары һөнәри нәтиҗәләргә ирештеләр.
62 кг.лы авырлык категориясендә Казаннан спорт мастеры Сергей Чернов иң яхшылардан иде. Икенче позициядә - Түбән Камадан спорт мастеры Булат Вафин. Казаннан спорт мастеры кандидатлары Артур Гыйләҗев белән Илнур Вәлиуллин - өченче урында.
68 кг. Авырлык категориясендә беренче урынны спорт мастеры Айдар Нәҗмиев яулады (Казан). Бөгелмәдән спорт мастеры Руслан Бадыков аннан аз гына калышты. Беренче разрядчы Артем Арзумянан (Волгоград) белән спорт мастеры кандидаты айнур Гатиятуллин (мамадыш) “бронза”ны бүлеште.
75 кг.лы авырлык категриясендә алтынга Чиләбедән спорт мастеры Зиннур Гайсин лаек булды. Икенче урында – беренче разрядчы Вадим Зөлкәнәев 9башкортстан). Пьедесталның өченче баскычында - беренче разрядчы Артур Зөлкәрнәев (Башкортстан) һәм спорт мастеры аркадий Детков (Казан).
Big_kaz_8934

Владимирдан спорт мастеры Зелимхан Мудаев 82 кг.лы авырлык категориясендә беренчелекне яулады. “Көмеш”кә Чаллыдан спорт мастеры ришат Мубаракҗанов лаек булды. Башкортстан кунаклары беренче разрядчы Айгиз Зәйнетдинов һәм спорт мастеры Наил мөхәммәтҗанов - өченче урында.
90 кг.лылар арасында иң яхшы нәтиҗәгә Кукмара спорт мастеры динар Шәфигуллин иреште. Казан спорт мастеры Каюм Хәйдәров аннан аз гына калышты. Спорт мастерлары Вячеслав рудаков (Самара) һәм Николай Елизаров (Владимир) шулай ук призерлар исемлегенә керде.
100 кг.лы авырлык категориясендә җиңүне Кабардин Балкария спорт мастеры Хәким Докшукин яулады. Икенче урында – спорт мастеры Рөстәм Исламов (Башкортстан). Өченче урында – Чаллыдан спорт мастеры кандидаты Илья Сафин.
100 кг.нан авырраклар арасында беренче урында Башкортстаннан спорт мастеры Рәдиф Акчурин. Казаннан беренче разрядлы спортчы Наил Хәмидуллин һәм Кабардин-Балкариядән Азрет Жемчуразов икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.

Big_kaz_9106

Исегезгә төшерәбез, студентлар арасындагы көрәш һәм билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары 2013 елда уздырылган сынау турнирларының икенчесе. Уеннарга кадәр суга сикерү буенча яңа Су спорт төрләре сараенда FINA Гран-при уздыру планлаштырыла. Көрәшне беренче тапкыр Казанда булачак 2013 елгы Универсиада ярышлары программасына керттеләр.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Wgmy6nr6bn
Казанда студентлар арасында көрәш буенча ярышлар төгәлләнде