2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Көрәш буенча алтын медаль алучылар 2013 елгы Универсиада җыелмасына кертеләчәк

«Ак Барс» Көрәш сараенда студентлар арасында көрәш һәм билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларының беренче көне тәмамланды. Ярышларда Россия Федерациясенең 13 төбәгеннән вәкилләр катнаша.

Big_dsc_2545

Көрәш белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче спортчылар өчен төп стимул -әлеге спорт төре буенча 2013 елгы Универсиада җыелмасына керү мөмкинлеге.
Бүген урыннар түбәндәгечә бүленде. 60 кг. авырлык категориясендә «алтын» медаль спорт мастерлыгына кандидат Эльвир Әхәтовка эләкте. Ул Икътисад, идарә һәм хокук институты (Түбән Кама) командасы өчен чыгыш ясый. Икенче урында – Казан дәүләт аграр университеты өчен чыгыш ясаучы  беренче разрядлы спортчы Алмаз Миңнехуҗин. Пьедесталның өченче баскычын ике спортчы – Чайковский дәүләт физкультура институтында белем алучы спорт мастеры Ленар Хөснетдинов белән Казан кооператив институты студенты, спорт мастеры Нәфис Миңнебаев бүлеште. 

Big_dsc_2569

 

70 кг. авырлык категориясендә Казан (Идел буе) федераль университеты командасы өчен чыгыш ясаучы спорт мастеры Илдар Гыйниятуллинга тиңнәр булмады. Финалда аңа җиңелгән атказанган спорт мастеры Руслан Нургалиев (Әлмәт дәүләт нефть университеты) – икенче урында.  Казан (Идел буе) федераль университеты студенты, беренче разрядлы спортчы Ленар Садыйков һәм Әлмәт дәүләт нефть университеты студенты, спорт мастерлыгына кандидат Рамил Синякаев бронза медаль ияләре булдылар.
80 кг. авырлыкта пьедесталның югары баскычында – спорт мастеры Илнар Галиев. Ул Казан илкүләм тикшеренү технология университетында белем ала. «Көмеш» медаль  Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм  академиясе студенты, спорт мастеры Максим Степановка эләкте. Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе студенты, спорт мастеры Ринат Гайнетдинов белән Башкорт дәүләт университеты студенты, спорт мастеры Дим Хәйруллин икесе дә өченче урында. 

Big_dsc_2538

90 кг. авырлык категориясендә «ТИСБИ» Идарә университеты вәкиле, спорт мастеры Илнур Мортазин җиңү яулады. Икенче нәтиҗәне спорт мастеры Раил Нургалиев күрсәтте (Казан дәүләт аграр университеты). Әлмәт дәүләт нефть институты студенты өчен чыгыш ясаучы спорт мастерлыгына кандидат Илнур Хурамшин һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм  академиясе өчен чыгыш ясаучы спорт мастерлыгына кандидат Каюм Хәйдәров ярышлардан «бронза» медальләр белән кайтып киттеләр.
100 кг. авырлык категориясендә спорт мастеры Ренат Әхмәтшинга тиңнәр булмады. Ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм  академиясендә белем ала. Икътисад, идарә һәм хокук институты студенты, спорт мастерлыгына кандидат Дамир Әдиятуллин мактаулы икенче урында. Өченче урынны спорт мастерлыгына кандидатлар Зөлфәт Гарифуллин (Казан дәүләт архитектура төзелеш университеты) һәм Айнур Юсыпов (Башкорт дәүләт университеты) үзара бүлештеләр.
100 кг.нан югарырак авырлык категориясендә Ульян дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә белем алучы спорт мастеры Сергей Павлик  җиңү яулады. Стәрлетамак физик культура институтыннан спорт мастеры Рәдиф Акчурин икенче нәтиҗә күрсәтте. Өченче баскычта – беренче разрядлы спортчылар Наил Хәмидуллин (Башкорт дәүләт университеты) һәм Илфат Гыймадиев (Казан дәүләт аграр университеты).
6 апрельдә «Ак Барс» көрәш сараенда билбау көрәше буенча ярышлар үтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, спортчылар өчен теләгән һәрбер кеше җан атып утыра ала. Ярышларга керү бушлай. Көрәш карарга яратучыларга биредә үк Уеннарга билетлар алу мөмкинлеге дә бирелгән.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Qveophw2nx
Обладатели золота будут зачислены в сборную Универсиады