2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Медиаполигон» Универсиада турында сөйләячәк

3 мартта Татарстан башкаласында «Русский Репортер» белән Казан (Идел буе) федераль университетының уртак хезмәте – «Казан 24» интерактив проекты тормышка ашырылачак. «Медиаполигон» белем бирү интерактив проекты катнашучыларына 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә әзерләнү темасы тәкъдим ителәчәк

Бер тәүлек дәвамында — 23-24 мартта, иртәнге 6 дан икенче көннең иртәнге 6сына кадәр — дөньяның төрле почмакларыннан җыелган яшь журналистлар «Русский Репортер» журналының Интернет-сәхифәсендә һәм блогларда Казан һәм казанлылар тормышы турында онлайн-репортажлар урнаштырып торачак. Киләсе Универсиада белән танышу максатыннан, проектта катнашучылар Универсиада авылында булачак. Биредә алар яшьтәшләре — Россиядәге иң заманча студентлар кампусында яшәүчеләр белән аралаша алачак. Моннан тыш, яшь журналистларга уникаль мөмкинлек биреләчәк. Алар көн дәвамында «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» генераль директоры урынбасары, Универсиада Авылы мэры Фәрит Габделганиев белән йөреп, 2013 елгы Уеннарга глобаль әзерлек процессының үзенчәлекләре белән якыннанрак таныша алачак.

Масс-медиа вәкилләрен Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары узачак корылмаларда булу аеруча кызыксындырырга тиеш. Алар Казан теннис академиясе һәм «Буревестник» бассейнында булып, биредә аларга «Универсиада Мирасы» концепциясе тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, алар Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе эшчәнлеге белән таныша алачак. Казан югары уку йортларының уникаль спорт инфраструктурасы барлыкка килү нәтиҗәсе буларак, студентлар спорты үсешенең яңа этабы белән танышу «КАИ-Олимп» мәдәни-спорт комплексында узачак.

Уеннарга әзерләнү турында журналистларга 2013 елгы Универсиада илчесе, «Мураками» төркеме солисткасы Диләрә Ваһапова да сөйләячәк. Ул «Медиаполигон» проектында катнашучыларны «Рок энергиясе» Бөтенроссия рок-фестивален үткәрүгә әзерлек процессы белән таныштырачак. Фестиваль 2 апрельдә Казанда, «Мәдәни Универсиада» кысаларында узачак. Үз чиратында, Татарстан Студентлар Лигасы президенты Тимур Сөләйманов һәм аның командасы Татарстан студентларының киләчәк уеннарга ничек әзерләнүе турында сөйләячәк.

«Казан 2013» башкарма дирекциясе» Медиа департаменты

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты