2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Чувашиядә Универсиада әләме эстафетасы үтте

2011 елның көзендә Халыкара студентлар спорты федерациясе әләменең күчерелмәсе Чувашия Республикасына да тапшырылган иде. Биредә аны спорт һәм волотерлар хәрәкәтен популярлаштыру чарасы буларак кулланырга булганнар. Ярты елдан артык әлеге ядкарь Чувашиянең бер югары уку йортыннан икенчесенә тапшырыла

Исегезгә төшерәбез: үткән елның сентябрендә оештырылган «Универсиада синең шәһәреңдә!» дип аталган проект кысаларында FISU әләменең күчерелмәсе Чуваш дәүләт университетына тапшырылган иде. Ике арада төзелгән килешү нигезендә әлеге уку йорты «Универсиада вузы» дигән исемгә лаек булды. Нәтиҗәдә, университет базасында «Казан 2013» волонтерларын җәлеп итү һәм әзерләү үзәгенең төбәк бүлекчәсе булдырылды. Бүген әлеге үзәккә 100дән артык волонтер йөри. Алар республикада үткәрелүче мәдәни һәм спорт чараларында гына катнашып калмыйлар, ә http://www.makeUreal.kazan2013.com сайтындагы анкетаны тутырып, 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада волонтерына кандидат булып та торалар.

2013 елгы Уеннарга кадәр Чувашия волонтерлары Татарстан башкаласына әле берничә тапкыр киләчәк. Аларны чираттагы халыкара яшь волонтерлар лагере, беренчел спорт чаралары көтә. Әмма волонтерлар хәзер дә тик утырмыйлар. 2012 елда Чувашия Республикасында IX Бөтенроссия авыл спорт уеннары үтәчәк. Хәзер әлеге чарага әзерлек эшләре бара. Бу вакыйга волонтерлар өчен зур тәҗрибә булыр дип көтелә.

Волонтерлар белән бергә Казанда үтәчәк уеннарга Чувашиядә яшәүче спортчылар да әзерләнә. Онытмаган булсагыз, 2011 елгы Универсиада вакытында Россия җыелма командасына алты алтын медальне нәкъ менә Чувашия спортчылары алган иде. Әлеге өметле яшьләр хәзер Лондонда үтәчәк Олимпиадага җыеналар. Шулай ук Чувашиядә яшәүче иҗат әһелләре өчен дә Универсиада үзләрен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек. Мәдәни Универсиада кысаларында Чувашия студентлары әзер концерт программалары күрсәтергә тели. Әлеге концерт программаларын Универсиада авылында яки Уеннарның мәдәни паркында күрергә мөмкин булачак.

Чувашия студентлары бүген «Универсиада йөзе», «Полиглот-2012» кебек Бөтенроссия конкурсларына, Черлидинг фестивалендә, шулай ук «Татарстан Республикасының Студентлар язы» ачык фестивалендә катнашырга җыена. Бу турыда 22 мартта Аппарат җитәкчесе, «Казан 2013» Башкарма комитеты» генераль директоры киңәшчесе Лариса Сулима белән оештырылган очрашу вакытында Чуваш дәүләт университеты ректоры Всеволод Агаков һәм уку йортының тәрбия эшләре һәм куркынычсызлык буенча проректоры Олег Викторов хәбәр итте.

Очрашуда катнашучылар тагын бер үзенчәлекле фактны билгеләп үттеләр. Чувашия Республикасы югары уку йортларында волонтерлык хәрәкәте активлашу, төбәктәге югары уку йортлары үзләрендә Универсиада әләмен кабул итү теләген белдерү, грандиоз халыкара вакыйганың өлеше булырга омтылу — 2013 елгы Универсиада Россия яшьләре өчен милли идеягә әверелүенең иң яхшы күрсәткече. Әйтик күптән түгел генә, моңа кадәр FISU әләменең күчерелмәсен саклаган Чувашия авыл хуҗалыгы академиясе әлеге ядкарьне Чуваш дәүләт педагогика университетына тапшырды. Тантаналы чарада 2013 елгы Универсиаданың Чувашиядәге илчесе, җиңел атлетика буенча дөнья һәм Европа чемпионы Алина Иванова да катнашкан. Бер ай дәвамында әләмнең күчерелмәсе биредә сакланачак, аннан соң ул Чабаксар политехник институтына күчәчәк.

«Казан 2013» башкарма дирекциясе» Медиа департаменты

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты