2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Весенняя капель» «2013 командасы»н туплаячак

Казанда «2013 Командасы» волонтерлык проектының чираттагы сезоны башланып китте. Бу юлы анда махсус урта белем бирү уку йортлары студентлары катнаша

Исегезгә төшерәбез, «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» һәм Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырган махсус урта белем бирү уку йортлары студентлары арасындагы «2013 Командасы» проектының төп максаты — Универсиада өчен шәһәр волонтерлары командасын туплау. Оештыручылар планы буенча, проект студентларга Уеннарда катнашачак илләрнең мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнү өчен дә ярдәм итәчәк. Чөнки конкурста катнашкан махсус урта белем бирүче уку йортларына үзләрендә укучы чит ил студентлары катнашында иҗади визиткалар әзерләргә кирәк булачак. Моның өчен проектта көч сынашучылар төрле илләрнең мәдәниятен, аларның милли үзенчәлекләрен, телләрен һәм традицияләрен өйрәнгән.


Проект вакытында чит ил кешеләре образына кереп караган студентлар үзләрен режиссер һәм гид вазыйфасында да сынап карый алачак. «2013 Командасы»ның конкурс биремнәре арасында «Без «Казан 2013» волонтерлары» реклама ролигын төшерергә һәм Казандагы Универсиада программасына кертелгән бер спорт төре турында чит телдә сөйләргә кирәк булачак.


Проектны оештыручыларның инициативасы буенча, бөтен конкурс биремнәре дә Казандагы махсус урта белем бирүче уку йортларының «Весенняя капель» традицион конкурсы программасына кертелгән. Шул сәбәпле, «2013 Командасы» проекты кысаларында жюри әгъзаларына иң яхшы җанатарлар командасы да сайларга кирәк булачак. Иң яхшы җанатарларның активлыгы һәм потенциалы Универсиада мәйданнарында спорт бәйрәме мохитен булдыру өчен дә файдаланылачак.

«2013 Командасы» проектының беренче нәтиҗәләре күрсәткәнчә, махсус урта белем бирү уку йортлары студентлары бөтен талантларын күрсәтергә әзер. Казан музыка көллияте һәм Казан театр училищесы чыгышлары моны дәлилли. Әйтик, театр училищесы студентлары 201,3 FM ешлыгында эшләүче һәм Универсиадага кадәр Казанда узучы чаралар турында хәбәр биреп торучы «Юникаль радио» уйлап чыгарганнар.

Ике атна эчендә «2013 Командасы» проектының жюри әгъзаларына студентларның 20 дән артык чыгышын карап чыгарга кирәк булачак. Иң яхшылары исә 11 апрельдә «Весенняя капель» конкурсының гала-концертында катнашачак. Шулай ук «ЮНИ-РЕЗЕРВ» номинациясендә җиңүчеләр дә билгеләнәчәк. Аларны җырчы Алинә Шәрипҗанова сайлаячак. Шунда ук «2013 Командасы» проектының җиңүчеләре игълан ителәчәк.

«Казан 2013» башкарма дирекциясе» Медиа департаменты

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты