2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Make U Real дип яшәүгә ярты ел булды!

«Казан 2013» волонтерларын туплау кампаниясе башлануга төп-төгәл ярты ел булды. Бу вакыт эчендә 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада волонтер буларак катнашырга теләүче егет-кызларның саны 13 000 гә җитте. Шунысын да искәртергә кирәк: теләүчеләр саны арта гына бара. Волонтерлар үзәгендә көн саен йөзләрчә анкета эшкәртәләр. Аларда бик кызыклы мәгълүматларга тап булырга мөмкин

2012 елның 14 январендә Курск өлкәсендәге Железногорск шәһәрендә яшәүче Зөфәр Исхаковка 78 яшь тулды. Ул «Казан 2013» командасына керергә дәгъва кылучы иң өлкән кандидат. Үткән гасырның 50нче еллар уртасында ул Мәскәүдәге Бөтенсоюз политехника институына читтән торып укырга керә. Бүген исә Зөфәр ага төрле илләрдән килгән тренерлар һәм спортсменнар белән аралашырга, дөньякүләм спорт чаралары оештыру тәҗрибәсе белән танышырга тели.

Rocha Carlos исемле егеткә Казанга килү өчен 10 564 километр ара үтәргә туры киләчәк. 28 яшен тутырган Rocha берара Казанда яшәгән. Сербиядә үткән Универсиаданы ул тамашачы буларак күзәткән. Студент елларында ул 1000 кешелек милли фестиваль оештыруда катнашкан. Мексика кунагы Казандагы Универсиаданы оештыру эшендә дә актив катнашырга тели. Ул аккредитация үткәрү үзәгендә яки төп операцион үзәктә эшләргә тели. Шулай ук үзен атташе сыйфатында да күрсәтергә каршы түгел.

Чаллы кызы Эльмира Габдуллина чын мәгънәсендә полиглот. Аның анкетасы мәгълүматларына күз салсак, Эльмираның 7 телдә аралаша алунына тап булабыз. Татарстанның дәүләт телләреннән тыш Эльмира инглиз, француз, нимес, кытай, төрек һәм япон телен белә. Әңгәмәне уңышлы үткән очракта, ул Универсиада кунаклары белән рәхәтләнеп аралаша алачак. Эльмираның спорт чараларында тәрҗемәче булып эшләү тәҗрибәсе дә бар. Ул парашют спорты буенча Дөнья чемпионаты вакытында үзен күрсәтеп өлгергән инде. Хәзер түземсезләнеп Универсиаданы көтә.

Төбәкләрдән килгән иң күп анкеталар Оренбург өлкәсенә карый. Нәкъ шушы төбәктән 274 анкета кабул ителгән. Үткән елның көзендә Оренбург яшьләре Халыкара студентлар спорты федерациясе әләмен үзләрендә кабул иткәннәр иде. Әлеге чара «Универсиада — синең шәһәрдә!» проекты кысаларында оештырылды. Соңрак алар Казанга «Volunteers’ Academy» дип аталган Халыкара волонтерлар лагерендә катнашу өчен килгәннәр иде. Лагерь кысаларында алар биш юнәлеш буенча белем һәм тәҗрибә тупладылар. Оренбург дәүләт университеты белән төзелгән килешү нигезендә Оренбургның 2013 Командасы волонтерларны җәлеп итү, укыту, сайлап алу, үзләренең уңышларн яктырту белән шөгыльләнә ала.

10 000нче булып кабул ителгән анкетаны Казан дәүләт аграр университеты студенты Наталья Лукашина тутырып җибәргән. 2013 елгы Универсиада программасына кертелгән спорт төрләреннән Натальяга байдарка һәм каноэларда ишү, пляж волейболы һәм нәфис гимнастика ошый икән. Уеннар вакытында ул Ачылу һәм ябылу тантаналарында, ашау-эчүне оештыру эшләрендә катнашырга яки матбугат вәкилләре белән эшләргә тели.

Италиядән Анжела Агреста моңа кадәр биш зур спорт чарасында катнашкан. Ул XXIV Универсиада һәм XX кышкы Олимпия уеннары вакытында Россия җыелма командасының атташесы була. Шулай ук Анжела FINA һәм FIFA уеннарында, ирләр арасында волейбол буенча Дөнья чемпионатында эшли. Анжела Россиягә 1985 елда ук гашыйк була. Шул вакытта ул рус елен цйрщнщ башлый. Казанга килүне ул үзе өчен зур бәхет дип саный.

«Казан 2013» волонтеры булырга теләгән иң яшь кандидатка әлегә 11 генә тулган. Кызганычка, ул 2013 елгы Универсиадада волонтер буларак катнаша алмаячак. Валонтер булу өчен кандидатларга 2013 елның 31 мартына кадәр 18 яшь тулган булырга тиеш. Казан халкы өчен шартлар бераз үзгәрәк. Волонтер булу өчен 14 яшь тулу да җитә. Волонтер була алмаганнар исә барысы да спорт ярышларын трибунадан карый алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада вакытында 20 мең волонтер кирәк булачак. «Казан 2013» волонтерлары командасына кушылу өчен http://www.makeUreal.kazan2013.com сайтындагы онлайн-анкетаны тутырырга кирәк.

«Казан 2013» Башкарма комитеты»ның Медиа департаменты

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты