2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

АКШ студентларына «Казан 2013» волонтерлык программасын тәкъдим иттеләр

16 мартта «Казан 2013» Башкарма дирекциясе»ндә Универсиада-2013 югары уку йорты – Экономика, идарә һәм хокук институты (ИЭУП) чакыруы буенча Россиянең мәдәниятен өйрәнү максаты белән АКШ тан килгән студентлар белән очрашу узды. Америка студентларының бүгенге Россия белән танышуының төп этапларының берсе — 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы өйрәнү

Мәскәүдә Россия тарихы, мәдәнияте һәм спорт казанышларын Университетлар һәм колледжларның халыкара консорциумы (Вашингтон) юлламасы буенча өйрәнүче АКШ студентлары Татарстан башкаласына берничә көн элек кенә килде. Аларның нәкъ Казанны сайлаулары очраклы түгел. Чөнки Казан — борынгы тарихлы яшь шәһәр, биредә Көнчыгыш белән Көнбатыш кушыла. Кунакларның берсе үз фикере белән бүлеште: «Монда мәчетләр бик күп. Аларның христиан храмнары белән янәшә урнашуын күрү кызык булды».


Әлбәттә, Казан кунакларында 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кызыксындырды, чөнки АКШ та студентлар спорты популярлыгы буенча профессиональ спорт белән һәрдаим көрәш алып бара. «Казан 2013» Башкарма дирекциясе»нең Волонтерлар белән эшләү департаменты хезмәткәрләре кунакларны Бөтендөнья студентлар спорты уеннарына масштаблы әзерлек процессындагы төп казанышлар белән генә түгел, Татарстанда волонтерлык хәрәкәте, шулай ук «Казан 2013» волонтерлык программасының тормышка ашырылуы белән дә таныштырды.

Үз чиратында, Америка студентлары исә волонтерлык өлкәсендәге үз тәҗрибәләре турында сөйләде. Бу эшнең төп уңай ягы — әйләнә-тирә мохитне һәрдаим яхшыга үзгәртү һәм кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге булуда, дип ассызыклады алар. Кунаклар әйтүенчә, моннан тыш, америкалылар арасында волонтерлык белән шөгыльләнүгә төп этәргечләрнең берсе — яхшы профессиональ тәҗрибә туплау һәм яңа күнекмәләр алу мөмкинлеге.

«Казан 2013» волонтерлары һәм Универсиада Дирекциясе хезмәткәрләре белән аралашып, студентларның күбесе Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарына волонтер буларак килергә теләвен белдерде. Исегезгә төшерәбез, Казан Универсиадасын үткәрү өчен 20 мең волонтер җәлеп итү планлаштырыла. Теләге булган һәр кеше бу эшкә кушылырга мөмкин.


Моның өчен http://www.makeUreal.kazan2013.com сайтында теркәлергә, әңгәмә, сайлап алу һәм укулар аша үтәргә генә кирәк. Бүгенгә дөньяның 40 иленнән 13 мең кеше «Казан 2013» волонтеры булырга теләк белдергән.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясе»нең Медиа департаменты

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты