2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казадагы студентлар поликлиникасы Универсиада авылына күчереләчәк

Казан шәһәренең студентлар поликлиникасы (Себер тракты, 14) 2012 елның җәенә кадәр Универсиада авылының медицина үзәгенә күчереләчәк. 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары башланганчыга кадәр Казан югары уку йортларында белем алучы студентларга медицина хезмәте биредә күрсәтеләчәк

Бүгенгә медицина үзәгендә төзелеш эшләре тулысынча диярлек тәмамланган. Кирәкле җиһазларның 95% сатып алынган. Хәзер аны монтажлау эшләре алып барыла. Бу эшләр тәмамланганнан соң ук, үзәкне ачу планлаштырыла.

2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң медицина үзәге студентлар поликлинкасы буларак эшләячәк. Заманча күпфункцияле медицина учреждениесендә травматология пункты һәм тернәкләндерү бүлеге дә урнашачак.

Студентлар поликлиникасы яңа үзәктә урнашуга, яңа бинага Себер трактындагы 6 нчы номерлы шәһәр поликлиникасы да бирегә күчереләчәк. Әлегә, бина авария хәлендә булу сәбәпле, поликлиника вакытлыча Дружба ур., 8 адресы буенча хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә kzn.ru порталы.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясе»нең Медиа департаменты

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты