2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«2013 Командасы» проектының мәктәпләрдәге этабы тәмамлады

Казан мәктәпләрендә укучылар «2013 Командасы»ның чираттагы сезоны кысаларында жюри әгъзаләренә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын ничек күзаллауларын тәкъдим иттеләр

Шушы көннәрдә «Казан 2013» Башкарма комитеты һәм Казан шәһәре Мәгариф идарәсе вәкилләре башкала мәктәпләрендәге Универсиада 2013 почмакларын карап йөрделәр. Укучылар конкурс кысаларында барлык иҗади хыялларын да тормышка ашыра алдылар. Кемдер барс малае Юни турында әкият язган, кемдер рәсем ясаган. Универсиада символы һәм талисманы төшерелгән кул эшләре тәкъдим итүчеләр дә бар. Барлык эшләрнең дә төп темасы — Универсиада, Казан һәм спорт.

Җирәбә салу барышында мәктәп командалары арасында 2013 елгы Универсиадада катнашучы илләр бүленде. Әлеге илләрне командалар район этабында тәкъдим итәчәк. Бу чара ярдәмендә укучылар төрле илләр һәм халыкларның мәдәнияте белән таныша алачак. Ә бу этап кысаларында укучылар Казандагы Универсиада корылмалары һәм мәдәни һәйкәлләр буенча экскурсия программасы ясаганнар иде. Бу программалар инглиз телендә эшләнгән. Алар 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарына килгән кунакларны башкала белән таныштыруга хезмәт итәчәк.

Конкурсның иң мөһим биреме «Без волонтерлар» темасына видеороликлар ясау булгандыр. Казан укучыларының иҗат җимешләрен http://www.kazan2013.ru сайтында карарга мөмкин.

«2013 Командасы» проектының район этабында җиңүчеләр шәһәр этабына эләгә алачак. Нәкъ менә шул этапта проектның өч финалист командасы билгеләнәчәк.

«2013 Командасы» проекты «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» тарафыннан тормышка ашырыла. Ул XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарына волонтерлар сайлап алу һәм әзерләүне максат итеп куя. Проекның беренче ике сезоны вакытында югары уку йортларыннан сайлап алынган волонтер командалары 2011 елда Төркиянең Эрзурум шәһәрендә үткән Кышкы Универсиадада һәм Кытайның Шеньжень шәһәрендә үткән Җәйге Универсиадада стажировка үттеләр. «2013 Командасы» ның өченче сезонында махсус урта белем бирүче уку йортлары студентлары катнашты. Проектның дүртенче сезонында мәктәп укучылары көч сынаша. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» 5000 кешелек шәһәр волонтерлары командасын формалаштырырга ниятли.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясе»нең Медиа департаменты

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты