2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Нәфис гимнастика буенча Россия чемпионаты җиңүчеләре билгеле

Нәфис гимнастика буенча Россия кубогының һәм күмәк күнегүләрдә Россия чемпионатының икенче ярышлар көне тәмамланды.

Күмәк күнегүләрдә ике көнгә сузылган ярышлар нәтиҗәсендә беренчелеккә Мәскәү командасы иреште. Алар исәбендә – 56,250 балл. Икенчедә – Татарстан (55,625 балл), өченчедә – Санкт-Петербург (55,150 балл). Исегезгә төшерәбез, ярышларның беренче яртысыннан соң Санкт-Петербург кызлары әйдәп барды. Мәскәү кызлары белән Татарстан вәкилләре ярышларның беренче көнен икенче һәм өченче урында төгәлләде. ТР җыелмасының тренеры Валентина Иваницкая шәкертләре чыгышыннан канәгать булуын белдерде. «Без команда чемпионатка иң яхшы формада килсен өчен барысын да эшләдек», – диде ул.

14 ноябрь кичендә командаларны бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР яшьләр эшләре, спорт әм туризм министры Рафис Борһанов белән Халыкара федерациянең нәфис гимнастика буенча техник комитеты президенты Наталья Кузьмина да катнашты. Җиңүчеләргә Кубок, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

15 ноябрь иртәсендә тамашачылар яңа кагыйдәләр буенча көч сынашучы спортчыларның чыгышларын карый алачак. Моннан тыш, командаларның биш туп белән, шулай ук өч тасма һәм ике кыршау белән финал чыгышлары узачак. Старт битенә 13-14 ноябрьдә үткән чыгышлардан соң беренче сигез урынны яулаган командалар кертелде. Һәр күнегүдә күп төрле ярыш нәтиҗәләре буенча Россия кубогы һәм чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнәчәк.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты