2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Владимир Леонов Дирекция хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

26 декабрьдә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре - Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының Россия Президенты тарафыннан гамәлгә куелган истәлекле медальләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы алдыннан министр Универсиадага әзерлек чорында җитәкләгән Дирекция коллективына мөрәҗәгать итте.

"Универсиада - безнең зур команда эшләгән вакыйга, ә Сез бүген алачак медаль исә Россия Президенты тарафыннан бу проектны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән кешеләргә тапшырыла. Кешеләрнең белемнәрен һәм тәҗрибәләрен арттырып алга барулары, үсүләре бик яхшы. Безне алда үзенчәлекле 2015 ел көтә - алда торган су спорт төрләре бенча ФИНА чемпионатын иң югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк. Аның нәтиҗәле узуын телим. Үзегезне саклагыз, бер-берегезне хөрмәт итегез һәм аңлашып эшләгез", - диде Владимр Леонов.

Истәлекле медальләргә 160лап хезмәткәр лаек булды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов та тантананың мәртәбәле кунагы булды - ул Дирекция хезмәткәрләренә Казанда Эшче һөнәрләр буенча II милли чемпионатны әзерләү һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.

Белешмә өчен:
«XXVII Всемирная летняя универсиада 2013 года в г. Казани»  истәлекле медале 2013 елның 16 августында уеннарның уңышлы узуына бәйле рәвештә РФ Президенты карары белән гамәлгә куелган.  Медальнең бер ягында - аның сул як аскы өлешеннән югары өлешенә юнәлгән факел йөртүче сурәтләнгән. Икенче ягында исә, урта өлештә - 2013 елгы Универсиаданың рәсми логотибы һәм фирма билгесе. Медальнең әйләнәсе буенча - югар өлешкә сыендырылган зәйтүн ботаклары, алар арасында  - бер-берсенә өлешчә ятып торучы биш нурлы биш йолдыз.

 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте