2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

"Ты – это мир" картинасы Спорт киносы халыкара фестивале призын алды

Бүләкләү тантанасы Миланда узды. 2013 елгы Универсиада турындагы фильм “Олимпия кыйммәтләре” номинациясендә җиңде һәм Олимпия уты эстафетасы турындагы "Пламя, которое согревает наши сердца" һәм парлы фигуралы шуу чемпионнары турында сөйләүче "Пара номер один. Больше чем любовь" дигән Россия картиналарын артта калдырды.

“Ты – это мир” фильмының премьерасы 2014 елның февралендә булды. Картина узган Уеннарда катнашкан спортчылар – төрле илләрдән Россиягә беренче тапкыр килергә һәм Казан белән танышырга әзерләнүче спортчылар турында сөйли. “Фильмның идеясе 2012 елның язында туды. Эш мәсьәләләре турында фикер алышу барышында без Татарстан Республикасының хәзерге яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белән берлектә шәһәрдә барган вакыйгаларны – шәһәрнең күз алдында үзгәрүен, үсүен, Уеннарга әзерлек барышында урамнарның гына түгел, кешеләрнең дә үзгәрүен документальләштерсәң яхшы булыр иде дигән уйга килдек”, - диде “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров. Фильм өчен бүләкне дә аңа тапшырдылар.  

Универсиада турындагы фильмда төшерер өчен Бөтендөнья студентлар уеннарында катнашырга теләүче зур җыелмалар студентлар спорты милли федерацияләре белән берлектә кызыклы геройлар – спортның төрле төрләрендә тренерлары фикеренчә Универсиаданың иң югары бүләкләренә дәгъва кылырлык перспективалы атлетлар сайлап алынды.Ел дәвамында фильмны төшерү эшләре АКШ, Кытай, Ямайка, Польша кебек төрле илләрдә һәм Россиядә барды.  

Универсиада турындагы тулы документаль фильм төшерүне Россия телевидениесе өчен документаль һәм нәфис кинопроектлар эшләү буенча зур тәҗрибәсе булган “ИВАН” продюсерлык үзәге башкарды. Продюсерлык үзәге активында "Жизнь. Инструкция по применению", "СССР. Крушение", "Контекст, или Искусство быть счастливым", "Власть толпы", "Александр Беляев", "Великая тайна воды", Э.Радзинскийның авторлык циклы "Загадки истории: Григорий Распутин", "Лжедмитрий. Самозванство на Руси","Загадки Сталина" сериалы һәм башка нәфис, телевизион һәм документаль фильмнар бар.

Оештыру комитеты мәгълүматына караганда, 2014 елда FICTS Спорт киносы һәм телевидение халыкара фестивалендә катнашу өчен 55 илдән 948 эш юлланган булган. Конкурс нәтиҗәләре нигезендә күрсәтер өчен һәрберсе конкурс секцияләренең берсе: Olympic ("Олимпия кыйммәтләре"), Documentary ("Документаль фильм");TV Shows – New Technologies ("ТВ-шоу һәм технологияләр"); Sport & Society ("Спорт һәм җәмгыять"); Movies ("Нәфис фильм"); Sport Adverts ("Спортта социаль реклама"); Movies & TV Football ("Футбол турында фильмнар"). буенча бүләкләнгән 150 фильм сайлап алынган.

Номинантларның тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин. "Ты - это мир" фильмының трейлерын YouTubeдә карарга була.

Фестивальне оештыручы булып составына 113 ил кергән FICTS Спорт киносы һәм телевидение халыкара федерациясе (Federation Internationale Cinema Television Sportifs) тора. Федерация Халыкара олимпия комитеты тарафыннан рәсми танылган. Федерациянең президенты профессор Франко Аскани.

Бу көннәрдә Миланда узган очрашулар барышында 2015 елда Спорт киносы халыкара фестиваленең Казанда узачагы турында килешенгән. Фестивальне уздыру көннәре якын киләчәктә билгеле булачак. 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте