2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Спорт киносы халыкара фестивале Казанда узарга мөмкин

2013 елда Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиадасы турында сөйләүче “Ты – это мир” фильмы бу көннәрдә (3-8 декабрьдә) Миланда узучы Спорт киносы һәм телевидение халыкара фестиваленең төп призына номинацияләнгән. Картина фестиваль башланыр алдыннан күрсәтелгән, фестиваль нәтиҗәләре исә иртәгә ябылу тантанасында игълан ителәчәк.

Фильмның премьерасы 2014 елның февралендә булган иде. Картина узган Уеннарда катнашучылар – Россиягә беренче тапкыр килергә һәм Казан турында белергә әзерләнүче төрле илләрдән булган спортчылар турында сөйли. Фильмда Казанның Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру нәтиҗәсендә ничек үзгәрүе күрсәтелә. Бу процесска анда төп катнашучылар – Оештыру комитеты рәисе, Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов комментарийлар бирәләр. Әмма Универсиаданың меңнәрчә кешеләр тырышлыгы нәтиҗәсендә генә матур узуын да онытырга ярамый, шуңа күрә кадрда төзүчеләр дә, машина йөртүчеләр дә, студент-волонтерлар да - Уеннарга әзерлекнең конкрет бер урынында күп көч түккән кешеләр дә күренә.

Оештыру комитеты мәгълүматлары буенча, 2014 елда Спорт киносы халыкара фестиваленә катнашу өчен 55 илдән 948 эш юлланган. Конкурс нәтиҗәләре буенча, күрсәтү өчен 150 фильм сайланган, аларның һәркайсы фестивальнең: Olympic Games («Олимпия уеннары»), Documentary («Документаль фильм»);TV Shows – New Technologies («ТВ-шоу һәм технологияләр»); Sport & Society («Спорт һәм җәмгыять»); Movies («Нәфис фильм»); Sport Adverts («Спортта социаль реклама»); Movies & TV Football («Футбол турында фильмнар») конкурс секцияләренең берсе буенча номинацияләнгән.

FICTS спорт киносы һәм телевидение халыкара фестивале массакүләм физик культура һәм спорт үсеше буенча дәүләт программалары гамәлгә ашырыла торган мәйданчык булып тора. Фестивальдә спорт киносын үстерү һәм популярлаштыруны кызыклы иҗади бурыч кына түгел, ә мөһим социаль миссия итеп санаучылар арасында тыгыз иҗади элемтәләр дә урнаша. Фестиваль Кино фестивальләренең бөтендөнья туры кысаларында уза.

Фестивальне оештыручы булып составына 113 ил кергән FICTS (Federation Internationale Cinema Television Sportifs) спорт киносы һәм телевидение халыкара федерациясе тора. Федерация Халыкара олимпия комитеты тарафыннан рәсми танылган. Федерация президенты профессор Франко Аскани.

Бу вакытта Миланда булучы“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров бүген аның белән эшлекле сөйләшү уздырды. Очрашуда катнашучылар Спорт киносы халыкара фестивален киләсе елга Казанда уздыру перспективалары буенча фикер алыштылар.

Фестивальнең максаты – спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт уеннары һәм документаль киноның үсешенә этәргеч бирү, халыкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм спорт журналистлары, режиссерлар һәм спорт киносын тудыручы һәм алга этәрүче башка иҗади кадрлар өчен мәгълүмат киңлекләрен арттыру. 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте